Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган

Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстан кунакханәсе хезмәткәре Татарстан кешесен талаган, дип хәбәр итә ToDay News Ufa.

Кукмара тренеры балалар спорт мәктәбенә йөрүче балалар белән Абзаково авылына ярышларга килгән булган. Кунакханәдә яшәгәндә, бер көнне ир-ат акча янчыгыннан ун мең сум акчасы юкка чыгуын күргән һәм полициягә гариза язган.

Хокук саклаучылар акча урлауда кунакханә хезмәткәренең катнашы барлыгын ачыклаган. Алар биредә эшләүче 34 яшьлек Белорецк районы хатын-кызын тоткарлаган. Ул бүлмәне җыештырган вакытта спортчының акча янчыгыннан ике биш меңлекне алуын таныган.

Әлеге факт буенча "Урлау" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев