Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аз керемлеләргә ризык алу өчен ярдәм күләме билгеләнде

Түләүләр бер кешегә 10 мең тирәсе булырга мөмкин.

Халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү программасы нигезендә түләүләр бер кешегә елына 10 мең тирәсе булырга мөмкин, дип җиткерде журналистларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Коллегалар белән үткәрелгән беренчел исәпләүләр буенча, елына якынча кеше башына 10 мең сум туры килә", - дип җиткергән ул.

Алдан ул адреслы азык-төлек ярдәме программасы 2018 елның икенче яртысында эшли башлаячак, ә 2019 елда тулаем эшләп китәчәк дип белдергән иде. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программа өчен елга 200-300 млрд сум акча кирәклеген ачыклаган.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең февраль аенда уздырылган сораштыруы нигезендә, гаилә кеременнән чыгып, азык-төлек картасын алуга сораштырылган россиялеләрнең 31 проценты өметләнүен, ә 26 процент россияле аңа ихтыяҗ булуын җиткергән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk