Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

3 августта “TatarPrazdnik” Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бер яшьлеген уздыра (фото, видео)

"Без сезнең тантананы искиткеч матур һәм онытылмаслык итәчәкбез" дигән девиз астында эшләүче "TatarPrazdnik" 3 августта үзенең туган көнен билгеләп үтеп, кукмаралыларга бәйрәм оештырырга уйлый. Программада күңелле дискотека, кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар бар, җиңүчеләрне исә оештыручылар үзләренең сертификатлары белән бүләкләячәкләр. Шулай ук бәйрәм көнне яшь өйләнешүчеләр арасында игълан ителгән, хәзерге вакытта...

"Без сезнең тантананы искиткеч матур һәм онытылмаслык итәчәкбез" дигән девиз астында эшләүче "TatarPrazdnik" 3 августта үзенең туган көнен билгеләп үтеп, кукмаралыларга бәйрәм оештырырга уйлый.

Программада күңелле дискотека, кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар бар, җиңүчеләрне исә оештыручылар үзләренең сертификатлары белән бүләкләячәкләр. Шулай ук бәйрәм көнне яшь өйләнешүчеләр арасында игълан ителгән, хәзерге вакытта Instagram да #tatarprazdnik хэштегы астында баручы конкурска да нәтиҗә ясалып, җиңүчегә 3 мең сумлык бүләк тапшырылачак.

Бәйрәмдә үзешчән җырчы Марат Мөхәммәтшин, талантлы яшь баянчы, "Татар моңы" телевизион конкурсы лауреаты Ильяс Шәриповлар чыгыш ясаячак, шулай ук "Казан кичләре" - Айрат Заһидуллин һәм Миләүшә Фазлыева, Әбри Хәбриев һәм Айдар Галиәскәровлар җитәкчелегендәге "Рәвешләр" юмор төркеме, "Татар радиосы" ди-джее Ленар Гыйләҗевларның килүе көтелә. Бәйрәмнең ут һәм бизәлешен Вятка Аланыннан килгән ди-джейлар һәм Dj Mazis үз өстенә ала. Вятка Аланының "Эндемик" инструменталь төркеменең тере музыкасы да бәйрәмгә килүчеләрне битараф калдырмас дип ышанабыз.

Бәйрәм чарасының барышын өч фотограф фоторәсемгә төшерәчәк, икенче көнне үк фотоларны Интернет челтәрендә күреп булачак. Шулай ук теләге булганнар фотозона фонында бәйрәм оештыручыларның логотибы белән фотога да төшә алачак.

-Безнең берләшмә - акча эшләүгә юнәлдерелгән коммерция проекты түгел, ә бердәмлек командасы. Командабыз заман таләпләренә туры килүче сыйфатлы продукт тәкъдим итә. Моның шулай булуын https://vk.com/kukmorvideo, https://vk.com/gilmutdinovrus, https://vk.com/ram92,

https://vk.com/razidulechka сылтамасы аша кереп, шәхси битләрдә һәм "ВКонтакте" төркемендә https://vk.com/tatarprazdnik танышып белә аласыз. Шулай ук туй һәм бәйрәм чаралары оештырган вакытта ялгышлардан качу өчен үзегезгә күптөрле файдалы мәгълүмат, киңәшләр таба, истәлекле көннәрегезне күңелле һәм онытылмаслык итеп уздыра аласыз. Безнең алда торачак бәйрәмгә дә планнарыбыз бик зур. Аларны чынга ашырырга Ходай насыйп итсен. Бәйрәмне уздыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Сергей Димитриев, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның урынбасары Розалия Галиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерәбез, - диләр "TatarPrazdnik" төркеме егет-кызлары.

Туган көн Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 19.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез! (18+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев