Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Укытучы, тәрбия эшләре буенча урынбасар, мәктәп директоры, район Башкарма комитеты җитәкчесе: Фидәил Мостафин үткән хезмәт баскычлары

Ул район мәгариф бүлеге, Кукмара районы администрациясе, Мәгариф министрлыгы грамоталары алды.

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар», — диелә татар халык мәкалендә. Бу сүзләр якын кешебез, элеккеге хезмәттәшебез Мостафин Фидәил Зыятдин улына бик туры килеп тора. Аңа хас тырышлык, булдыклылык, әйткән сүзендә тора алу, кешелеклелек кебек сыйфатлар тормышта Фидәил Зыятдин улына зур уңышларга ирешергә ярдәм итте. Укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп директоры, район Башкарма комитеты җитәкчесе болар — ул үткән хезмәт баскычлары. 

30 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур хезмәт куйды. Күп кенә укучылары, аның эзеннән тарих-җәмгыять белеме укытучылары булып киттеләр, юрист буларак та хезмәт итәләр. 2019 елда «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Район мәгариф бүлеге, Кукмара районы администрациясе, Мәгариф министрлыгы грамоталары алды.

2007 елда заман таләпләренә туры килә торган Манзарас урта мәктәбен төзүдә, анда өр-яңа коллектив туплап, аны булдыруда зур хезмәт башкарды. 2010-2012 елларда Кукмара район Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә, район башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы белән берлектә район күләмендә генә түгел, республика күләмендә үткән чараларны югары дәрәҗәдә оештырдылар, халыкка даими хезмәт күрсәтү өстендә эшләде. 

30 еллык педагогик хезмәтенең 8 елга якынында Зур Сәрдек гимназиясен җитәкләде, коллектив белән 2017 елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Татарстан республикасының дәүләт телләрен укытуның уңышлы практикасы гранты — 1 миллион сумга ия булдылар. Аннан бер ел алда ул җитәкләгән гимназия республиканың «Иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кертелде. 

2022 елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятен саклау проектларын тормышка ашыру өлкәсендә Зур Сәрдек гимназиясе тагын бер 500 мең сумлык грант яулады.

Дуслары, хезмәттәшләре

Фото: Фидәил Мостафинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев