Оста куллар: Кукмара районында борынгы һөнәрләр яңадан җанлана
Бүгенге көндә элеккеге әйберләр янәдән модага керә, шуңа күрә тукыган келәмнәргә дә игътибар зур.
Иске Юмья авылы мәдәният йорты эшчәнлегендә кул эшләре түгәрәкләре аеруча мөһим урын били. Биредә борынгы һөнәрләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Өлкәннәрне дә, балаларны да берләштергән «Оста куллар» түгәрәген мәдәният йорты мөдире Марианна Абрамова җитәкли.
— Тукучыларга һәрвакыт сокланып, хәтта бераз ак көнләшү белән карый идем, чөнки үземнең дә бу борынгы һөнәрне үзләштерәсем килде. Бервакыт, очраклымы-түгелме, белмим, район Мәдәният йорты җитәкчелеге «Өч татар келәме» проекты кысаларында мине Казанга квалификация күтәрергә җибәрде. Анда безне Удмуртиядән килгән остаз Надежда Измайлова ике атна дәвамында туку серләренә төшендерде, тукымаларның төрләрен аерырга өйрәтте. Шуннан соң үземә туку станогы сатып алдым һәм мәдәният йортында актив рәвештә шөгыльләнә башладым. Ә быел исә без бу юнәлештә «Оста куллар» түгәрәген оештырдык, — дип сөйләде Марианна.
Район Мәдәният йорты җитәкчелеге дә әлеге эшкә теләктәшлек белдереп, өч туку станогы белән тәэмин иткән. Бүгенге көндә «Оста куллар» түгәрәгендә иске киемнәрдән удмурт милли келәмнәре туку юнәлешендә актив иҗади эш алып барыла. Мәдәният йорты базасында барлыгы дүрт кул станогы эшләп тора, бу исә борынгы һөнәргә күбрәк кешеләрне җәлеп итү өчен киң мөмкинлекләр ача.
Хәзерге вакытта түгәрәккә биш кеше йөри. Алар һәр кич диярлек җыелалар. Иң элек иске киемнәрдән җеп әзерлиләр, аннары келәмнең нигезен коралар. Шулай итеп, гади генә материаллардан кул җылысы сеңгән матур һәм үзенчәлекле әйберләр туа.
— Бүгенге көндә элеккеге әйберләр янәдән модага керә. Шуңа күрә без тукыган келәмнәргә дә игътибар зур. Аларны йортның кайсы почмагына гына куйсаң да, үзенә күрә бер җылылык, уңайлылык өсти, өйгә ямь бирә. Моннан тыш, әлеге келәмнәрдән покрывалолар, мендәр тышлары да тегеп була, — ди Марианна Абрамова. — Без мастер-класслар белән район һәм төбәкара чараларда, күргәзмәләрдә актив катнашабыз. Шулай ук Нырья авылындагы Космодемьян мәхәлләсе остаханәсендә, урта мәктәпләрдә һәм башка авыл мәдәният йортларында булып, туку һөнәрен популярлаштыру, аны яңарту һәм буыннан-буынга тапшыру юнәлешендә максатчан эш алып барабыз.
Зоя ЗАЙЦЕВА:
— Хәзерге вакытта өйдә эшләр әллә ни күп түгел: ирем вахта ысулы белән читтә эшли, балалар да үсеп, үз тормышлары белән таралыштылар. Шуңа күрә ялгызлык сизелмәсен дип, мәдәният йортында оешкан «Оста куллар» түгәрәгенә йөрим, тукырга өйрәнәм. Бу шөгыль миңа бик ошый, күңелне тынычландыра, рәхәтлек бирә. Әлбәттә, башта өйрәнүе җиңел булмады: барысын да истә калдырырга, дөрес итеп башкарырга кирәк. Әмма тырышлык бушка китмәде — иске тукымалардан матур гына келәм тукыдым. Аны мунча алдына җәйдем. Алга таба да бу шөгыльне дәвам итәргә, осталыгымны арттырырга, төрле бизәкләр белән келәмнәр тукырга өйрәнергә телим.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Нет комментариев