Матурлыкка гашыйк гаилә: Кукмарада яшәүче Яппаровлар гүзәллек бакчасы булдырган
Биредәге һәр чәчәк, һәр кул эшләнмәсе хуҗаларның хезмәт сөючәнлеген һәм иҗатка мәхәббәтен чагылдыра.
Кукмарада яшәүче Раузалия һәм Рафис Яппаровларның шәхси хуҗалыгына килеп керүгә үзеңне әкияти дөньяга эләккәндәй хис итәсең.
Өй каршындагы ясалма чишмәдән челтерәп су ага, аның тирә-ягын аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Су буена торна, каз, үрдәк сыннары урнаштырылган, хәтта карлыгач өчен дә урын табылган. Янәшәдә самавар куелган, ишегалдында тәгәрмәч әйләндерергә әзерләнгәндәй тиен күренә. Өй түбәсендәге флюгерны исә җил «куа», бу исә матурлыкка үзенчәлекле ямь өсти.

Әлеге күркәмлек йорт каршында гына түгел, бакчада һәм өй эчендә дә дәвам итә. Биредә һәр нәрсә үз урынында: чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, чүп үләннәренә урын юк. Бакчада төрле-төрле чәчәкләр күз явын алса, яшелчә, җиләк-җимешләр дә мул уңыш вәгъдә итә. Яппаровлар йорты тирәсе җәй көннәрендә генә түгел, кышын да матур итеп бизәлә. Мондый гүзәллекне тудыру өчен күпме хезмәт һәм күңел җылысы салынганын күз алдына китерү дә кыен. Хуҗаларның тырышлыгы һәм бай фантазиясе соклану уята.
Рафис Яппаров чыгышы белән Ятмас-Дусай авылыннан. Ул кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе алып үсә. Әбисе аны төрле тимер эшләренә өйрәтә: самавыр, көянтә, табагач кебек көнкүреш кирәк-яракларын төзәтергә куша. Тора-бара ул чана һәм арбалар ясый башлый. Бәлки нәкъ менә шул елларда тупланган тәҗрибә аңа киләчәктә үз юлын табарга ярдәм иткәндер дә. Ул туган авылы Ятмас-Дусай белән дә элемтәсен әле өзми. Абыйсы белән бергә авыл чишмәсен төзекләндергәннәр, тирә-ягына иллеләп нарат агачы утырткан.

— Эшсез тора алмыйм, хезмәтне бик яратам. Балачакта ук самолет макетлары ясый идем. Ул вакытта мәктәпләрдә мондый шөгыльләргә махсус өйрәтмиләр иде әле. Ә менә уку белән әллә ни мавыкмадым: дәресләр тизрәк бетсен дә, өйгә кайтып эшләремне дәвам итим дип кенә тора идем. Рәсем ясарга яраттым, рөхсәт итсәләр, мәктәпнең бөтен коридорларын бизәп чыгар идем. Әбием әйтмешли, белемгә артык ач булмадым. Әтинең исә фикере башкача иде: «Юк белән маташканчы, математикаңны укы», — дигәне хәтердә. Үзе бик белемле, яхшы укыган булган, — дип искә ала ул балачак елларын.
Алга таба да Рафис абый тормышын хезмәт белән бәйли. Ул Кукмарадагы «Пишмаш» оешмасында токарь булып эшләп, әлеге хезмәткә утыз ел гомерен багышлый. «Хәзер дә станок артына басып эшлисем килеп китә. Бу уйлардан гына да күңел тула», — ди ул.

— Башта фатирда яшәдек, аннары үз көчебез белән әлеге йортны күтәрдек дисәм дә ялгыш булмас: ташчыны гына чакырдык, калган эшләрнең барысын да үзебез башкардык. Ике кыз үстердек. Алар да кечкенәдән хезмәтнең тәмен белеп үстеләр: остаханәгә чыксам, гел янәшәмдә булдылар, ярдәм итәргә генә тордылар. Хәзер дә шундый алар — эштән курыкмыйлар, яңалыкка омтылалар. Ә минем өчен хезмәт — тормышның аерылгысыз өлеше. Көн саен остаханәмә чыгып, күңелемә рәхәтлек биргән эш белән шөгыльләнәм. Бүләкләрне дә сатып алырга яратмыйбыз: үз кулым белән ясаган әйбергә күңел җылысы да салына бит. Шуңа күрә туганнарга да, дусларга да еш кына шундый истәлек бүләкләре алып барабыз, — дип сөйли хуҗа.

Оста куллы якташыбыз хезмәтләрен күбрәк үз фантазиясенә таянып башкара. Интернеттан идеяләр эзләми, киресенчә, күңелендә йөрткән уйларын тормышка ашырырга вакыт җитми, ди. Бу эштә аның төп ярдәмчесе һәм илһам чыганагы — тормыш иптәше Раузалия апа. Уртага салып сөйләшү, бер-берсен аңлап һәм хуплап яшәү күп кенә уй-хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
— Раузалия флюгер ясап карарга тәкъдим иткәч, кирәкле материаллар эзләп йөрдем. Формасы туры килгән әзер деталь табармын дип уйлаган идем. Әмма йә бәяләре кыйммәт, йә формалары туры килми. Шуңа күрә башта пресс-форма ясарга туры килде. Аннары берничә «вертушка» эшләдем. Бүген дә аларны күргән кешеләр кызыксынып сорый, — ди Рафис абый.
Рафис абый тормыш иптәшенә теплица һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары гына түгел, тимердән роза чәчәге дә ясап бүләк иткән. Быел май аенда аларның гаилә коруларына — 45 ел, ә танышуларына 50 ел тулган. Озын һәм бәхетле гаилә тормышының сере дә бер-берсенә терәк булып, бер дулкында яши белүдә, ди алар.
Раузалия апа үзе дә — иҗатка гашыйк, уңган-булган ханым.

— Алтынчы сыйныфта укыганда беренче күлмәгемне тектем. Кулыма тукыма килеп керүгә, аны беркемгә дә күрсәтмичә, өстәлгә җәеп салдым. Өстенә күлмәк куеп үлчәп кистем дә тегеп тә куйдым. Нәтиҗәсе әйбәт булды, барысы да мактады. Шуннан соң тагын да дәртләнеп киттем. Бу һөнәр буенча махсус белем алмасам да, тегү эшен һәрвакыт яраттым. Озак еллар «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләдем. Пенсиягә чыккач, яңа тегү машинасы алып, үзебезгә дә, туганнарга да урын-җир кирәк-яраклары, шторалар тегә башладым. Әмма кызыксынуларым моның белән генә чикләнми. Соңгы вакытта ротангтан төрле әйберләр үрәм. Бакча да игътибар һәм вакыт сорый. Бер елны территорияне матурлап, тәртипләп куйгач, бу эшне алга таба да дәвам итәсе килә, — ди Раузалия апа.
Кемдер матурлыкны эзләп еракларга юл тота, ә Яппаровлар аны үз йортларында тудырган. Биредәге һәр чәчәк, һәр кул эшләнмәсе хуҗаларның хезмәт сөючәнлеген һәм иҗатка мәхәббәтен чагылдыра. Шуңа күрә бу йортка килгән һәркем сокланып кына калмый, ә күңеленә дә илһам алып китә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев