Әлеге материаллар хәрбиләргә окоплар һәм саклану корылмалары ясау өчен кирәк.
Шәхси эшмәкәр Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә чираттагы ярдәм партиясен юллады.
Фронт сызыгына төзелеш кирәк-яраклары: 22 кубометр такта, 250 данә ОСБ плитәсе, 220 квадрат метр линолеум, 1500 метр электр чыбыгы, 500 метр торба, 30 мең данә саморез, 2 дизельле генератор, 20 рулон пленка, 500 квадрат метр маскировкалау челтәре җибәрелде.

Әлеге материаллар хәрбиләргә окоплар һәм саклану корылмалары ясау өчен кирәк.
Бу изге гамәл — тыл белән фронт арасындагы өзелмәс бәйләнешнең тагын бер дәлиле. Райондашларыбыз, мөмкинлекләреннән чыгып, хәрбиләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр. Бердәмлек һәм теләктәшлек — бүгенге көннең иң зур көче.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев