Җиде елдан соң туган нигезгә кайткан солдат: Кукмара районыннан Миннемулла Шакирҗанов батырлыгы
Якташыбыз сугышның иң дәһшәтле юлларын үтә: Сталинградны саклый, Днепр елгасын кичә, «Курск дугасы» операциясендә, Украина, үзенең хезмәт иткән җирләрен һәм Германияне азат итүдә катнаша, яралана, контузияләр ала.
Армия хезмәтен тәмамлыйм да авылга кайтам дип, ашкынып, Миннемулла Шакирҗанов бар күңеле белән инде туган якларында булганда Бөек Ватан сугышы башлана.
Өйгә кайту өмете өзелә: әлеге афәтнең беренче көненнән үк Миннемулла солдат илебезне фашист гаскәрләреннән сакларга китә. 1941 елның 21 июнендә Көнбатыш Украинада немецларның тәүге һөҗүмнәренә каршы тора алар.
Туембаш авылында туып-үскән Миннемулланың сабый чагы да, яшүсмер чоры да башка яшьтәшләреннән берникадәр аерыла: нәкъ кирәкле чагында әни назын күрмичә, кулларының йомшаклыгын тоймыйча үсә ул. Әтисе Шакирҗан аңа өч яшь тулгач вафат була. Гаиләдә дүрт бала, ә ул — иң кечесе.
Ачлык чорының иң зәһәр, акылдан яздырырлык көннәренең берсендә әниләрен сабыйларыннан аерып, син ашасын, ичмасам, балалар ашар дип, Мәмәшир авылына кияүгә бирәләр. 4 ятим әтиләренең бертуган абыйсы Сәит һәм Гөлсем гаиләсендә кала, алар балаларга икенче әти-әни булып, кулларыннан килгәнчә карап, тәрбияләп үстерә. (Алга китеп әйтеп үтик, Миннемулла үз әнисен бик хөрмәт итә һәм әнисе, туганнары белән соңгы көннәренә кадәр бик тыгыз аралашып яши).
Миннемулла армия хезмәтенә 21 яше тулгач алына. Кечкенәдән үк, зурлар белән янәшә басып, иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә катнашып, тимерчелектә эшләп, тамак хакына нинди генә авыр хезмәттән дә баш тартмыйча чыныгып үсүе нәтиҗәсендә, чит якларда булганда да үзен кыерсытырга ирек бирми ул. Куркусызлыгы, тәвәккәллеге, батыр йөрәкле булуы аңа сугыш кырында да күптапкырлар ярдәм итә.
Сугыш башланганда якташыбыз 76 миллиметрлы орудия расчетында орудия коручы булып билгеләнә. Беренче көннәрдә үк чолганышка эләгәләр. Әмма егетләр югалып калмый, өч ай буе чолганыштан чыга алар. «Сал ясап, аңа үзебезнең әлеге пушканы куеп, төнлә Днепр елгасын кичтек», — дип, соңыннан үзенең истәлекләрендә сөйли Миннемулла солдат. 153нче полкның исән калган солдатлары үзләре белән полкларының сугышчан Кызыл байрагын да алып чыга! Әлеге байрак төз гәүдәле, буе ике метрлы, куллары гердәй нык Миннемулла кулында була. Шуның өчен, нәтиҗәдә бу полкны таратмыйча Беренче Украина фронты составына кушалар, ә соңыннан 44нче гвардия укчы полкы исеме бирелә.
Миннемуллаларның орудия расчетындагы дүрт солдат та Татарстаннан була. Икесе — Казанныкы, кызганычка каршы, алар һәлак була, берсе — Балтач егете. Ул да яралана һәм егетләрнең юллары аерыла. Соңыннан бик матур, күңелләрне тетрәндерерлек вакыйга була: 28 ел үткәч, чолганыштан чыкканда яраланып калган әлеге иптәше белән Балтач районының Чепья авылында очраша.
Якташыбыз сугышның иң дәһшәтле юлларын үтә: Сталинградны саклый, Днепр елгасын кичә, «Курск дугасы» операциясендә, Украина, үзенең хезмәт иткән җирләрен һәм Германияне азат итүдә катнаша, яралана, контузияләр ала.
1945 елның апрель уртасында Берлинны урап үтеп, Чехословакия башкаласы Прага шәһәренә сугышып барып җитә. Восстание күтәргән чех һәм словакларга ярдәмгә килә. Җиңү иртәсен Туембаш егете Прага шәһәрендә каршылый. Әмма туган авылына да тиз генә кайтмый әле: Көнбатыш Австрия җирләрендә СС гаскәрләренең калдыкларын юк итүдә катнаша. 1946 елның көзендә 85 миллиметрлы танкларга каршы ата торган орудия расчеты командиры, гвардия өлкән сержанты Шакирҗанов Миннемулла Шакирҗан улы күкрәгенә орден-медальләр тагып, Генералиссимусның өч Рәхмәт хатын алып, авылдан чыгып киткәненә 7 ел булгач, Туембаш авылына кайтып җитә.
44нче Гвардия укчы полкының кайбер приказларына да күз салыйк әле: «Гвардия рядовое Шакирҗанов 1943 елның 19 августында Осноав станицасы районында дошманның 8 солдат hәм офицерын юк итте, 22 августта hөҗүм вакытында үз артыннан иптәшләрен дә ияртеп алга ыргылды». Әлеге батырлыгы өчен ул «Сугышчан хезмәтләре өчен» медаленә лаек була.
«1944 елның 18 гыйнварында Жарки шәһәре өчен барган бәрелештә иптәш Шакирҗанов батареяның ут позициясенә барганда снарядлар ташучының яраланган икәнен күреп, аңа ярдәм итә. Үзе арбаны төзәтеп, снарядларны ут позициясенә алып барып җиткерә. Нәтиҗәдә дошманның ике контратакасы кире кагыла». Бу батырлыгы өчен ул «Батырлык өчен» медаленә лаек була. (Сугыш чорында әлеге медаль ике тапкыр бирелә. — авт).
«1945 елның 6 маенда Гессенхайм шәһәре районында дошман оборонасын өзгәндә гвардия ефрейторы иптәш Шакирҗанов көчле дошман уты астында, үзенең орудияне кору бурычын тиз үтәп, дошманның ут нокталарына ут ачты, расчет составында 2 станоклы пулемет һәм дошманның егермегә якын солдат һәм офицерын юк итте». Ул вакытта 76 миллиметрлы пушкалар батареясында коручы булган Миннемулла Шакирҗанов шушы батырлыгы өчен 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыштан кайтып кергәндә аның күкрәгендә «Сталинград оборонасы өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре дә балкый. Алар һәм фотосурәтләре бүгенгесе көндә гаилә ядкәре булып кадерләп сакланыла.
Илләр, җирләр урап, данлы юллар узып кайткан егет Бибиямал белән тормыш кора, ун бала алып кайталар, авылның хөрмәтле кешеләре булып гомер итәләр.
Миннемулла солдат Бөек Җиңүнең 50 еллыгын каршы алырга өлгерми. 1995 елның 15 апрелендә, 78 яшендә вафат була.
— Әти авылдашыбыз Гапсәләм абый Гобәйдуллин белән шул елны Мәскәүгә Җиңү Парадына барырга тиеш иде. Алар бик дуслар иде. Әти үлгәч, Гапсәләм абый да бармады, ул да авырып тора иде. Әтигә тиешле бүләкләрне алып кайтып биргәннәрен хәтерлим. Икенче елны Гапсәләм абый да вафат булды. Ул гомеренең хезмәт чорында колхозның Туембаш бүлекчәсендә механик булып эшләде. Сугышта танкист булган, Кенигсберг, хәзерге Калининград шәһәрен азат иткәндәге батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеменә представление язылган, әмма никтер бу исем бирелмәгән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, — ди Миннемулла абыйның улы, үзе дә Әфган сугышында катнашкан Рашит Шакирҗанов. — Ә әти хуҗалыкның Туембаш бүлекчәсендә янгынга каршы бүлекчә җитәкчесе булып эшләде, шуннан лаеклы ялга чыкты. Холкы бик күркәм иде, юкка-барга ачуланмады, әнине, балаларын, гаиләсен хөрмәт итеп яшәде. Бик көчле иде, әле дә юан-юан бүрәнәләр салынган ат арбасының күчәрен күтәреп, берүзе алыштырганын искә алып сөйлиләр. Киңәшләшергә бик әйбәт кеше: янына киңәш сорап бик күп авылдашлар килә иде. Юмарт, ярдәмчел, эшчән булды. Гомер буе итек басты, капкасыннан: «Өй сала идек, машина ала идем, акча ягыннан булыша алмассыңмы?» — дип ярдәм сорап килгән кешене бервакытта да кире бормады. Әтине әле дә авылда бик хөрмәт белән искә алалар. Мин гаиләдә унынчы бала булып туганмын, аның белән төннәр буе Бөек Ватан, Әфганстан сугышлары турында сөйләшеп утыра идек. Җиңү көне якынлашканда әти белән бәйле хатирәләр күңелне кузгатып тагын да яңара, горурланам, сагынабыз үзен.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев