Бер шалтырату — бер язмыш: Кукмара шәһәренең дежур часте — оператив полиция эшенең йөрәге
Нияз Фатыйхов 2нче һәм 3нче дәрәҗә «Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
02. Балачактан ук күңелгә сеңеп калган телефон номеры бу. Нинди генә куркыныч туа калса да, шушы саннарны җыеп шалтыратырга кирәк дип, безне кечкенәдән үк өйрәтеп үстерделәр. Күпләрнең үз гомерендә бер генә тапкыр да полициянең дежур частена мөрәҗәгать иткәне булмаса да, биредә тәүлек әйләнәсендә телефоннарның тынып торганы юк.
Милиция каршында дежур частьлар узган гасырда ук, 1918 елның 28 мартында барлыкка килә. Беренче елларда аерым штат каралмыйча, дежур торучы ролен җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары һәм график буенча дежурга баскан башка тәртип сакчылары башкара. НКВДның 1935 елгы приказында җинаятьләрне кисәтү һәм ачу еш кына дежур частьта эшләүчеләрнең җитезлегенә, дөрес итеп һәм үзвакытында кабул ителгән гамәлләренә бәйле дип билгеләп үтелгән. Әлеге фикер бүген дә актуаль: дежур частьлар — Россия Эчке эшләр органнарының иң мөһим звеносы, теләсә кайсы эчке эшләр бүлегенең визит карточкасы ул.
Күршеләребезгә — Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара шәһәре буенча дежур частена кереп, аларның хезмәте белән танышып чыкканнан соң, чыннан да, биредә көн дәвамында тормыш кайнаганына инандык. Бертуктамый пульт артындагы телефоннар (дүртәү алар) шалтырый, үз хезмәтләренә бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре тикшерү ноктасы аша кереп-чыгып йөри, кемдер эшкә урнашырга килгән, икенчесе бүлек җитәкчесе Рамил Нургалиевны сорый: һәрберсенә игътибар бирергә һәм иң мөһиме — уяулыкны югалтмаска кирәк!
— Полициягә ярдәм сорап теләсә нинди мөрәҗәгать нәкъ менә безнең бүлекчәдән башлана, дежур частьны оператив полиция эшенең йөрәге дип атарга мөмкин, — ди оператив дежур ярдәмчесе Нияз Фатыйхов. — Дежур часть — теләсә кайсы эчке эшләр бүлегенең, чыннан да, визит карточкасы, нарядлар белән идарә итү үзәге, гражданнардан килгән җинаятьләр һәм хәлләр турындагы хәбәрләр эшкәртелә торган бүлекчә ул. Хезмәтебезнең төп эше — вакыйгаларны теркәү, нарядларны урынга җибәрү, расланган очракта, тиешле хезмәтләр белән хәбәргә чыгу. Сменага килгәч, эшебез алмашчыдан кирәкле документация, корал бүлмәсе кабул итүдән башлана. Эш дәвамында төрле хәлләр очрый: урлау, хулиганлык, юл-транспорт һәлакәтләре, гаилә низаглары. Һәр очракны закон кысаларында хәл итәргә тырышабыз һәм һәрберсе турында хисап язабыз. Стандарт булмаган шалтыратуларны да кабул итәбез: күршеләрнең кызы әнисенә кычкыра яки хатыны ирен кыйный, хәтта урамыбызда кар көрәлмәгән, чүп алынмый, дигәннәре дә килә. Андый очракта да игътибарсыз калдырмыйбыз, тиешле урынга җиткерәбез. Берьюлы берничә хәбәр рәттән алынырга мөмкин. Ул очракта инде сайлыйсың: өстенлекне гадәттә авыррак хокук бозуларга һәм җинаятьләргә бирәбез.
Нияз үзе Кенәбаш авылында туып-үсә. Бүгенге көндә Кукмарада тормыш иптәше Миләүшә белән гомер итә, кыз һәм уллары инде буйга җиткән. Полиция хезмәтенә килгәнче эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, бу өлкәдә берничә ел эшли.
— Беренче тапкыр полиция бүлегенең ишеген 2008 елда ачып кергән идем. Мине ул чактагы кадрлар бүлеге инспекторы Валерий Федоров кабул итте. 3 ел — юл-патруль хезмәтендә, аннан соң ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләдем. Кыскартулар башлангач, Казанда да хезмәт куярга туры килде. 2014 елдан исә биредә, дежур частьта эшлим. Полиция хезмәтенең авыр, шул ук вакытта җаваплы икәнен аңлап килдем. Эшемне яратып башкарам, авырлыгын да күрмим, — диде ул.
Нияз үзе әйтмәсә дә, хезмәттәшләре аның 2нче һәм 3нче дәрәҗә «Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгәнен, алты ай дәвамында Дагыстанда тәртип саклавын әйтеп үттеләр.
— Безнең бүгенге көндә иң озак эшләүче, тәҗрибәле, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән хезмәткәр ул, — ди Нияз турында полиция начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Илнар Җиһаншин. — Нияз белән бергә дежур частьта да эшләргә туры килде. Теләсә нинди катлаулы, авыр очракларда да югалып калмыйча, үзвакытында эшне оештырып, нарядларны, хезмәткәрләрне җыйнап тиешенчә үти ала ул. Үз эшенең юнәлеше буенча белем багажы зур. Берәр кая ярышка яки эш буенча чыгып китәргә туры килә икән, бу көнне Нияз хезмәттә, дежурда булса, күңелем тыныч, чөнки беләм: аңа һәрвакытта да ышанырга, таянырга була.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев