Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

38 еллык фидакарь хезмәт: Кукмарада яшәүче Сәлимә Әхмәтҗанова – рух ныклыгы үрнәге

Бүгенге көндә һәр туган иртәне «Аллага шөкер» дип башлап, исән-сау гына була күрсен дип яшәүче балалары һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә.

Капка төбенә кадәр чыгып каршылады Сәлимә апа Әхмәтҗанова. Сөенеп, кочаклап ук алды. Әле болай, үз аягында йөргәндә була, күз генә тимәсен. 

Өлкән буынга карыйсың да, ничек шуның кадәр авырлыкларга түзә алдылар икән, күңел көрлеге, рух ныклыгы ничек юкка чыкмаган дип гаҗәпләнәсең. Ачлык, кияргә кием таба алмау, белем алыйм дисәң — тагын күпме каршылык. 

Өлге авылында туып-үскән, шушы көннәрдә генә үзенең 90 яшен каршы алган Сәлимә апаның да балачагы булмаган. Чөнки, беренчедән, сугыш елларының, аннан соңгы чорның үзәкләргә үтәрлек кырыслыгы, яшәү өчен көрәш... Икенчедән, яшьләй ятим калулары. Алты бертуган кызны апалары — иң зурысы Рәйсә, үз канаты астына алып, алар өчен әти дә, әни дә булып, кулыннан килгәнчә саклап үстерә. 

«Әни һәм аның туганнары һәрбер көнне яңа сынаулар белән каршылаган, — ди кызы Рузия. — Сабан туена кадәр ай яктысында бәрәңге төбен өюләре, печәнлекне тутыру өчен Ершовка үзәнлекләренә кадәр барып, малларга печән әзерләүләре, әниләре үлгәндә туып кына калган кече сеңелләре Әнисәгә кульяулыктан күлмәк тегеп кидерүләре, авылдашларының Әнисә белән Сәлимәне балалар йортына бирергә кирәк дип чәчләрен үрә башлагач, 22 яшьлек апаларының беркая да бирмим, үзем карыйм, дип үрсәләнүе турында әрнеп, ачынып сөйли иде әни. Аларны бер-берсенә булган ярдәм, туганлык хисе берләштергән».

8нче сыйныфны тәмамлагач, яшь кыз Кукмарага эшкә урнаша: телеграммалар тарата, тегү артеле ачылгач, тегүчелеккә күчә. 

Ә янәшәдә генә бергә уйнап үскән, Сәлимәнең күз карашыннан ук барысын да аңлаучы Мансур яши. 

«Әбине күршедән генә кияүгә алып чыкканнар», — ди Сәлимә апаның оныгы Рөстәм Әхмәтҗанов, елмаеп. 

Яшьләр кавышып, Иркутск шәһәренә китеп баралар. Туганнары да, таныш-белешләре дә көтеп тормый аларны. Сәлимә — слюда чыгаруда, Мансур төзелештә эшли. Туган җир барыбер яшь гаиләне үзенә тарта. Өлгедән 7 чакрым җәяү барып эшлисе булса да, яшь әни кире тегү фабрикасына урнаша. 

«Мин, Иркутск якларында русча сөйләшергә өйрәнеп кайткан баланы, татар телен белми дип, Өлге башлангыч мәктәбенә укырга алмаганнар. Миннән соң энем дә туа әле. Шуңа күрә әти белән әни Кукмарага күченергә карар кыла. Кызганыч, әтиебез 48 яшендә юл-транспорт фаҗигасендә вафат булды, ә әни, яшәү урыны якын дип, тегү фабрикасыннан мех фабрикасына бүрекләр тегәргә күчте. 60 яше тулгач, аннан лаеклы ялга чыкты», — ди Рузия ханым.

Сәлимә апа Әхмәтҗанованың хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, ул 1957 елдан башлана. Анда 38 ел эш стажы язылган. Аңа кадәр Кукмара элемтә бүлегендә ике елга якын ул чор өчен үтә дә җаваплы эше — телеграммалар таратуы турында, никтер, теркәлмәгән. Хезмәт юлының башлангыч бите күренмәсә дә, Сәлимә апаның тырышлыгы, районыбызның үсеше өчен керткән намуслы фидакарь хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы — күз алдыбызда. Ә бүген ул һәр туган иртәне «Аллага шөкер» дип башлап, исән-сау гына була күрсен дип яшәүче балалары һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo