Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлевның хыялы — Кукмарада галерея булдыру

Кукмара үзәк китапханәсендә «Күңел бизәкләре» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Кукмара үзәк китапханәсендә Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның «Күңел бизәкләре» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлевның хыялы — Кукмарада галерея булдыру

Чарада Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзалары, «Салават күпере» иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр, аккалфаклылар, Мәхмүт абыйның авылдашлары, туганнары, сәнгатьне үз итүче райондашлар катнашты. Күргәзмәдә рәссамның төрле жанрларда иҗат ителгән эшләре урын алган иде.

Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлевның хыялы — Кукмарада галерея булдыру

Мәхмүт абый тумышым белән Мәмәширдән. Нократ Аланының машина-төзелеш заводында эшләгәндә авылдашы белән тормыш кора да, балалар тугач, гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченә. Чөнки ул вакытларда КамАЗ заводына кешеләр җыя һәм торак белән дә тәэмин итә торган булалар. Биредә 33 ел эшләү дәверендә гади хезмәткәрдән директор урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелә.

«Эшемне бик яраттым. Әмма язмыш үзенчә хәл итте: сәламәтлегем какшап китеп, катлаулы операцияләр кичергәннән соң, табибларның күрсәтмәсе белән заводка башка әйләнеп кайта алмадым. Ул чагында олы кызыбыз Лилия инде Төркия егетендә кияүдә иде. Без Разыя белән гел алар янына барып йөрдек. Аэропорттан кайтырга җайлырак булыр дип, Яр Чаллыдагы фатирны сатып, Казанга күчендек. Ә инде өч елдан бөтенләй үк балалар янына чит илгә китеп бардык. Безнең төп максат оныкларны карашу, аларны татар теленә өйрәтү иде. Ун елга якын вакыт эчендә, шөкер, теләгебезгә ирештек. Балалар төрек, инглиз телләрендә генә түгел, татарча да иркен аралаша һәм үз фикерләрен җиткерә белә», — ди Мәхмүт абый.

Якташыбыз кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Аның бер меңләп картинасы бар. Шуның 70ләбе Төркиядә икән. «Галактика» балалар иҗат үзәгендә, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда һәм Байлангар клубында да Мәхмүт абыйның эшләре бар.

Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлевның хыялы — Кукмарада галерея булдыру

Мәхмүт Исмәгыйлевның хыялы — Кукмарада галерея булдыру. Ул әлеге иҗат үзәгендә тәүге адымнарны үзенең иҗат җимешләре белән башлап җибәрергә уйлый.

«Кукмарага шәһәр исеме бирелгәннән бирле, бу уйның башымнан чыкканы юк, шәһәр статусы алгач, аның үзенең галереясе дә булырга тиештер кебек. Иң элек анда үземнең хезмәтләрне бүләк итәр, аннан соң башка рәссамнарны да чакырыр, үсеп килүче яшь буынга мастер-класслар күрсәтеп, сәнгатькә тартыр идек. Узган ел район Мәдәният йортында узган бер чарада күргәзмә оештырган идем, кызыксынучылар булды. Хәзер инде оныклар үсте, шуның өчен кабат туган яккка кайтып төпләнү уе да юк түгел. Чөнки рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил...» — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев