Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмара районында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Пенсионерларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район башлыгы Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлады.

«1 октябрь һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу. Районыбызда 15 мең 713 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Һәм ул көзнең бер көне белән генә тәмамланмас, ә даими тормышка ашырылыр, дигән ышанычта калам. Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында актив катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Безнең белән булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим. Алдагы көннәрегез күңел тынычлыгы белән, муллыкта, иминлектә, якыннарыгызның игелекләрен күреп үтсен», - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев