Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күкшел авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фагиләбану Ибраһимовага 90 яшь тулды

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы киңәшчесе Равия Кәримуллина котлады һәм аңа Россия Президентының котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

20 сентябрь көнне Күкшел авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Ибраһимова Фагиләбану Муллахмәт кызына 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы киңәшчесе Равия Кәримуллина котлады һәм аңа Россия Президентының котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Фагиләбану апа гомере буе колхозда эшли. Ире Равил абый белән ике ул үстергәннәр. 45 яшендә тормыш иптәше дөнья куя. 

Юбилярның күпьеллык намуслы хезмәте- үз эшенә тугрылык, сабырлык үрнәге.

«Бүген дә безне үзенең акыллы киңәшләре һәм тормыш сөючәнлеге белән рухландыра. Ул һәрвакыт авыл, район тормышы белән кызыксына, соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша», - диде балалары. 

Бүген көндә улы Рифнур һәм килене Аиданың кадер -хөрмәтендә гомер кичерә

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев