Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Нур Баян һәм Заһидуллин урамнарын тоташтыручы күпергә җәяүлеләр юлы ясалды (фото)

Халык канәгать, чөнки күпьеллык зарларга, ниһаять, нокта куелды. Поселокның Нур Баян һәм Заһидуллин урамнарын тоташтыручы күпер күпләргә таныш. Моннан берничә ел элек бу урында хәтта бер җәяүлене машина бәрдергән, зыян күрүче ир-егетнең урында ук гомере өзелгән иде. Әлеге фаҗигадән соң шактый вакыт узса да, балалары күпер аша мәктәпкә йөрүче әти-әниләр...

Халык канәгать, чөнки күпьеллык зарларга, ниһаять, нокта куелды.

Поселокның Нур Баян һәм Заһидуллин урамнарын тоташтыручы күпер күпләргә таныш. Моннан берничә ел элек бу урында хәтта бер җәяүлене машина бәрдергән, зыян күрүче ир-егетнең урында ук гомере өзелгән иде. Әлеге фаҗигадән соң шактый вакыт узса да, балалары күпер аша мәктәпкә йөрүче әти-әниләр көн саен ул-кызлары өчен ут йотып яшәделәр. Редакциягә дә: "Тагын бәла-каза килеп чыкканчы күпергә җәяүлеләр юлы ясасыннар иде. Нинди генә җирле органнарга әйтеп карамадык, бернинди чара күрелми. Яңгырлар вакытында андагы юлга су җыела, машиналар узганда өс-башларны пычратып китәләр", - дигән шалтыратулар, үтенеч-гозер белән язылган хатларны да шактый кабул иттек. Тели белсәң теләк, чыннан да, кабул була диләр бит. Ниһаять, быел юлларны төзекләндерү эшләре башкарган вакытта күпергә дә чират җитте: аның бер ягына җәяүлеләр өчен тротуар ясалды.

-Күпергә җәяүлеләр юлы халыкның күпсанлы сораулары буенча ясалды. Төзекләндерү эшләрен Арчаның "Монолит" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Тротуар күпер башыннан Заһидуллин урамындагы тукталышка кадәр дәвам итә, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Кормильцев.

Күпердә тротуар булу транспорт йөртүчеләргә дә, җәяүлеләр өчен дә мөһим.

-Поселокның Гафиятуллин урамында яшәгәнлектән, әлеге күпер аша еш узарга туры килә. Көннең караңгы вакытында, язгы-көзге пычракларда аннан үтәргә аеруча куркыныч иде. Кара-каршы ике автомобиль очрашса, күпердәге машина юлыннан баручы җәяүлене күрми дә калуың ихтимал. Шуның өчен күпер читенә тротуар ясалуын без - шоферлар да бик көткән идек, - ди егерме елга якын руль артында йөрүче Гадел Шәрипов.

-Иртә белән эшкә барганда күпердәге тротуарны күреп шулкадәр шатландым. Кечкенә балаларын бакчага илтүчеләргә дә, укучыларга да, гомумән барлык җәяүлеләргә дә бик уңайлы булган, - ди Кукмарада яшәүче Фәния ханым. - Хәзер машиналар бәреп китмәсәләр генә ярар иде, дип куркып түгел, ә иркенләп үз юлыбыздан - асфальт түшәлгән тротуардан йөриячәкбез. Төзүчеләргә зур рәхмәт.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев