Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олыяз авылында юл ачылды

Юл эшләре дәүләт программасы буенча башкарылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча быел Олыяз авылында бер чакрым юлга асфальт түшәлгән. Бүген клуб каршындагы участокны ачу тантанасы узды.

Олыяз авылында юл ачылды

Олыязлыларның шатлыгын район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, юл-төзелеш оешмасы вәкиле, инженер Илдар Мортазин, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, ветераннар һәм башкалар уртаклашты.

«Республика һәм дәүләт программалары буенча районда бик күп эшләр башкарыла: юллар төзекләндерелә, социаль объектлар салына, яңартыла. Олыяз җирлегендәге мәдәният учагы да программа кысаларында ничек яхшы итеп ремонтланды! Быел клубка килә торган юл, тротуарлар да асфальтланды. Клуб каршы үзе бер паркны хәтерләтә. Биредә агачлар арасыннан махсус юл да үтә. Ул җәй көне велосипедта, самокатта йөрү, кыш көне чаңгыда шуу өчен менә дигән. Һәркем сәламәт, бәхетле булсын, юлларда исән-сау йөрсен», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. 

Олыяз авылында юл ачылды

Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов сүзләренә караганда, дәүләт программасы буенча бу җәйдә Олыязның Подгорная, Яр буе, Новая урамнарына һәм клубка килә торган юлга асфальт түшәлгән. 

«Программаларның авылларны төзекләндерүдә өлеше бик зур. Бүгенге көндә безнең җирлеккә керүче дүрт авылда да авыл эченнән асфальт юл үтә. Район башлыгы Сергей Димитриев башлангычы белән клуб каршындагы участокның бер өлешенә чаңгы-роллер юлы да ясалды. Чыршы-нарат посадкасы аша үтә торган әлеге юл һәркем өчен дә яхшы. Кичке якта шуннан җәяүләп саф һава сулап кайту организмга аеруча файдалы», — диде Рамил Мәликов.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6