Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Магний ни өчен кирәк?

Магний – организм өчен иң мөһим минералларның берсе.

Кешегә көненә 300-400 миллиграмм магний кирәк.

Организм аны үзе эшкәртеп чыгармагач, запасны магнийга бай продуктлар белән тулыландырасы була.

Магний чикләвекләрнең бөтен төрендә дә бар. Ә иң күбе фундукта (100 граммда 315 миллиграмм), кешьюда (100 граммда 270 миллиграмм) һәм кыздырган миндальдә (100 граммда 260 миллиграмм).   

100 грамм шоколадта магний 230 миллиграммны тәшкил итә. Составында кимендә 70 процент какао булган шоколад күпкә файдалырак.

Ә 100 грамм кабак төшендә 500 миллиграмм магний бар. Кунжутта – 400 миллиграммга якын, 100 грамм көнбагыш һәм борчакта – 125-129 миллиграмм.

Магний җиңелрәк үзләштерелсен өчен, рационга составында В6 витамины булган продуктларны кертегез, шулай ук кош ите, диңгез балыгы, фасоль ашагыз.  

Организмга магний җитмәү билгеләрен кеше үзе дә сизәргә мөмкин:

- шоколад ашыйсы килү;
- баш әйләнү;
- чәч коелу, тырнак сыну;
- гел арыганлык сизү;
- эшлисе килмәү;
- йокысызлык;
- тынычсыз булу;
- тиз ярсып китү;
- һава торышына сизгерлек.
 
ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев