28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмара районында янгында 20 яшьлек кызның гомере өзелгән
Янгын бүген көндез булган. (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Кукмара районы Лельвиж авылында 140 квадрат метр мәйданда йорт яны корылмалары янган. Янгынны сүндергән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 20 яшьлек кызның янган гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде....
-
«Почта белән укыйбыз» акциясе узачак
2017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр Россия Почтасы ил буенча урнашкан бүлекләрдә басма матбугатка ярдәм йөзеннән «Почта белән укыйбыз» акциясе уздырачак.
-
Исерек машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән
Фаҗига Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче километрында булган. (Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында "ВАЗ" машинасын йөртүче 27 яшьлек велосипедистны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче...
-
Нишләдек без, туганнар?
Туганнар арасында килеп чыгучы низаглар, аңлашылмаучанлыклар хакында Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хайруллин менә ниләр сөйләде: -Пәйгамбәребез с.г.в. бик күп хәдисләрендә туганлык турында сөйли. Туганнарны дуслаштыру максаты белән хәтта алдарга ярый. 3 очракта алдау мөмкин. Шуларның берсе - ике туган арасында бозылган мөнәсәбәтләрне торгызу. Бер туган икенчесе турында җылы...
-
Сара Садыйкованың кызы Кукмара музеена әнисенең нота китапларын бүләк итте
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Айдарская Әлфия Газизовна килде. Ул әнисе, бөек композитор Сара апа Садыйкованың нота китапларын район музеена бүләк итте. Музей директоры Дәүләтшина Ләбүдә ханым кунакларга истәлеккә чигүле сөлгеләр бүләк итте.
-
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
"Чулпан" балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллинаның тырышлыгы белән ел саен бакчада Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмгә бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр чакырыла. Быелгы өлкәннәр белән очрашуга да балалар һәм тәрбиячеләр аеруча тырышып әзерләнде. Бәйрәмне оештыруда татар теле тәрбиячесе Рәфига Зыязетдинова һәм музыка җитәкчесе Розалия Хәкимуллиналарның өлеше аеруча зур булды....
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон...
-
“Бу Кукмарабызга килешми” дигән проект дәвам итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы игълан иткән "Бу Кукмарабызга килешми" дигән проект дәвам итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүплек, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша яки 89655888688 номеры белән ват-сапка...
-
Тат.Тулба башлангыч мәктәбендә мәрхәмәтлелек турында сөйләштеләр (фото)
Теткәләнә, туза бик тиз, Мишень бит безнең йөрәк. Тузмас иде, бер-беребезгә Булсак мәрхәмәтлерәк. Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч терәк. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтлерәк. (Ф.Яруллин) Мәрхәмәтлелек - кешеләрдәге иң матур сыйфатларның берсе. Мәрхәмәтле кешеләр алар - киң күңелле, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмчел, көнләшүне белмәүче изге кешеләр. Халкыбызда борынгыдан ук ятимнәргә,...
-
“Вахитов” җәмгыятенә Венгриядән 66 тана кайтартканнар
Быелгы сигез айлык эш нәтиҗәләре буенча "Вахитов" җәмгыятендә 56 миллион сумнан артыграк акча кереме алынган, бу үткән елның сигез ае белән чагыштырганда 40 миллион сумга күбрәк. Ә ел ахырына әлеге сумманы 80-85 миллион сумга җиткерергә уйлыйлар. Хуҗалыкта ел башыннан 2200 тонна сөт сауганнар. Гомумән, планнары зурдан тырышлыларның: көндәлек савымны унбиш...
-
Дәниф Шәрәфетдинов «Бәйрәм» ансамбленә кайтырга риза, тик бер шарт белән
Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбленең алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга теләве турында әлеге төркемнең алып баручысы Ленар Насыйров әйткән иде. Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмавының сәбәбе үз концертлары булу белән бәйле иде. Дәнифнең үзенең дә...
-
Шаурма (рецепт)
Әзер лавашны җәеп салырга, кетчуп, майонез сыларга, кыздырылган тавык түшен турарга, кәбестә белән кишерне ваклап, тоз борыч сибәргә, помидор һәм кыяр турап салырга, угычтан каты сыр уарга, яшелчәләр өстенә кетчуп майонез агызырга һәм җайлап төрергә. Аз гына май салынган табада ике ягын кыздырып алырга. Шаурма эченә кем нинди яшелчә ярата...
-
Иртәгә район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
29 сентябрьдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында район нотариуслары, прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак. Кабул итү графигы: 8.00дән 10.00 сәгатькә кадәр...
-
Якташыбыз Ирек Вилданов кечкенә самолетларны үз куллары белән ясап, үзе үк идарә иткән
-Һавага күтәрелгәч, үзеңне очар кош кебек ирекле итеп тоясың. Болытларга хәтта кул белән тияргә мөмкин. Күз карашына иксез-чиксез киңлекләр ачыла. Түбәндә җәйрәп яткан урман-кырлар, таулар, елгалар өстеннән очып барганда, җиребезнең гүзәллеген күреп, хисләр ташый, кәеф яхшыра. Җиргә инде ял итеп төшкәндәй буласың. Берничә көннән күңел янәдән күкләргә ашкына, - дип...
-
Кукмаралыларны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов кабул итте (фото)
Район Советы бинасында кукмаралыларны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов кабул итте. Очрашуда катнашучылар Мөхәррәм Ибәтовка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.