Якташыбыз Ирек Вилданов кечкенә самолетларны үз куллары белән ясап, үзе үк идарә иткән
-Һавага күтәрелгәч, үзеңне очар кош кебек ирекле итеп тоясың. Болытларга хәтта кул белән тияргә мөмкин. Күз карашына иксез-чиксез киңлекләр ачыла. Түбәндә җәйрәп яткан урман-кырлар, таулар, елгалар өстеннән очып барганда, җиребезнең гүзәллеген күреп, хисләр ташый, кәеф яхшыра. Җиргә инде ял итеп төшкәндәй буласың. Берничә көннән күңел янәдән күкләргә ашкына, - дип...
-Һавага күтәрелгәч, үзеңне очар кош кебек ирекле итеп тоясың. Болытларга хәтта кул белән тияргә мөмкин. Күз карашына иксез-чиксез киңлекләр ачыла. Түбәндә җәйрәп яткан урман-кырлар, таулар, елгалар өстеннән очып барганда, җиребезнең гүзәллеген күреп, хисләр ташый, кәеф яхшыра. Җиргә инде ял итеп төшкәндәй буласың. Берничә көннән күңел янәдән күкләргә ашкына, - дип сөйли якташыбыз, кечкенә самолетларны үз куллары белән ясап, үзе үк идарә итүче Ирек Вилданов.
Салтык-Ерыклы авылында туган ул. Әти-әнисе, бәхет эзләп, Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәренә шахтада эшләргә киткәннәр, малай ундүрт яшенә кадәр шунда үскән. Аннары гаилә Чаллы каласына күченеп кайткан.
-Мәктәптә авиамодельләр түгәрәгенә йөри башладым. Кечкенә чагымда әтием Мөдәриснең миңа кәгазьдән самолетлар ясап очыртуы, аның олы абыйсы Габдрахман Вилдановның өч сугышта катнашкан хәрби очучы булуы йогынты ясагандыр, күрәсең, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. - Түгәрәктә бик теләп шөгыльләндем, төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладым.
Тормышта нинди юлны сайларга икән дигән сорау алдында калмый ул: армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Иркутск авиация училищесына юл тота. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Бигеш аэропортында ун ел буе авиатехник булып эшли. Аннары Казанның ДОСААФ аэроклубына урнаша. Төрле самолетларда, планерларда оча. Менә шул чакта, сызымнарын табып, бер урынлы очкыч ясарга тотына.
-Корпусын нарат агачыннан, авиация фанерасыннан кордым. Андый самолетларга двигательләр эшләп чыгарылмый иде. Заводта эшләүче дус егетләр ярдәм итте: двигательне көймә һәм мотоцикл моторларыннан җыйдык. Запчастьларның да күбесен кулдан үзем ясадым, - ди.
Самолетны Чаллы тирәсендәге басуга алып чыгалар. Очышны күзәтергә иптәшләре, танышлары җыела. Билгеле, һәркем дулкынлана. Кызганычка каршы, сынау уңышлы үтми: ирнең йөз метр биеклеккә күтәрелүе була, двигатель эшләүдән туктый, самолет түбәнгә томырыла.
-Курыктыгызмы? - дип сорыйм.
-Юк, чөнки очучы төрле хәлләргә әзер булырга тиеш. Ярый әле, имгәнмәдем. Басуларга су сиптергеч торба өстенә төшеп, башым белән бәрелдем, - ди, бу турыда артыгын әйтергә теләмичә.
Очкычны инде төзекләндереп булмаган, ташларга гына туры килә. Әмма мондый хәл Ирек Вилдановны туктатмый. Аның башында инде яңасын ясау планы өлгереп килә. Бу ниятен чынга ашыру өчен иң элек интернеттан һәм үзе кебек мавыгучы берәүдән алган сызымнарны үзгәртергә, камилләштерергә туры килә. Иң мөһиме: инде тарихта калган очкычлар белән кызыксына ул.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев