28 март 2016 яңалыклары
-
Мияссәр Мансуров - Кукмараның Почетлы гражданины
Район ветераннар оешмасы рәисе Мансуров Мияссәр Мансур улына Кукмара муниципаль районының Почетлы гражданины исеме бирелде.
-
Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Анда чит илләрдә кораллы бәрелешләрдә катнашкан террор оешмалары әгъзаларының эшчәнлегенә каршы тору чаралары күрү, халык күпләп җыелган объектларны терроризмнан саклау таләпләре, куркынычсызлык паспортлары булдыру турында Россия Хөкүмәтенең 272нче номерлы карары үтәлеше, район территориясендә аеруча мөһим объектларның сакланышы, терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эш нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
Мошенниклар тозагына эләгүдән сакланыгыз!
Күпләр хәзер үз тормышларын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый. Сүз дә юк, бик уңайлы. Әмма бер яхшының бер зыяны да булмый калмый шул... -Соңгы вакытта банк карталарыннан акчалар урлану очракларының артуы барыбызны да хафаланырга мәҗбүр итә. Быелның ике аенда гына да район эчке эшләр бүлегенә ялган юл...
-
Эльмира Кәлимуллина тары боткасы ашап утырган Путинга ничек билет тапшырырга дип баш вата
Татар моңында, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев музыкасында тәрбияләнгәнгә, мин эстрада җырчыларыннан күпне өмет итәм. Шуңа күрә еш кына кискен фикерләр дә әйткәнем булды. Әмма Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлар барында өметсезлеккә биреләсе килми. Балалар, яшьләр кечкенәдән аның җырларын тыңлап үссә, тора-бара тамашачы да бүгенге кебек талымсыз булмас иде....
-
Кукмарага "Ак чәчәкләр" фильмын алып килгән иҗади төркем Зур Сәрдектә булып китте
Казаннан районыбызга "Ак чәчәкләр" фильмын алып килеп күрсәткән иҗади төркем Зур Сәрдек мәдәният йортында булды. Кино елы уңаеннан, алар балалар өчен 3D форматында мультфильмнар һәм өлкәннәр өчен дә маҗаралы фантастик "Кеше-кырмыска" фильмын күрсәттеләр. Фойеда урнаштырылган виртуаль камерадан исә нервлары нык һәм адреналинга түзә алган тамашачылар өчен сеанслар карарга мөмкин иде....
-
Татар каналы бетәчәкме әллә?
Әгәр федераль үзәк йөз белән борылмаса, инде 2018 елда телевизор аша "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын карый алмаячакбыз. Ул түләүлегә әверелергә мөмкин. Мәскәү бушлай телевизион мультиплекска урыс булмаган каналларны керттертми. 2018 елдан телевизион эфир башка ысул белән эшли башлаячак. Цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, ул тагын да яхшы сыйфатта эшли башлаячак...
-
Кукмарада узган "Йолдызлык" фестиваленең Гала-концертыннан фоторепортаж
-
Бакчачылар колагына: ни чәчсәң – шуны урырсың!
Менә, ниһаять, яз да җитте. Тиздән авыл халкы ишегалды-бакчаларында кайнаша башлар, калада гомер итүчеләр исә дачаларына ашыгыр. Көзен мул уңыш җыеп алырга теләүчеләргә яшелчә-җиләк-җимеш сезонына хәзердән үк әзерләнә башлау сорала... Әлбәттә, мул уңыш җыеп алу өчен, беренче чиратта, яздан утыртыла торган орлыкларның югары сыйфатлы булуы мөһим. Аларны сайлауга җаваплы карарга...
-
Зур Кукмара клубында Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабы тәкъдир ителде (+Фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее, Кукмара үзәк китапханәсе һәм Зур Кукмара авылы мәдәният йорты коллективы белән берлектә язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың "АНА" китабын тәкъдир итү кичәсе уздырды. Китап кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымга багышланган. Кичә барышында һәвәскәр артистлар Рәсимә Минхаҗева, Әмир Әгълиев, Руслан Нәбиевлар башкаруында Чыңгыз Айтматовның "Маңкорт" әсәреннән...
-
Тырыш авылында кышны озаттылар (+Фото)
Тырыш авылы мәдәният йортында Кышны озату - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә җыелды. Нәүрүз бәйрәме төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Халык кайнар коймак һәм карга боткасы белән сыйланды, күңелле ял итте.