Мошенниклар тозагына эләгүдән сакланыгыз!
Күпләр хәзер үз тормышларын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый. Сүз дә юк, бик уңайлы. Әмма бер яхшының бер зыяны да булмый калмый шул... -Соңгы вакытта банк карталарыннан акчалар урлану очракларының артуы барыбызны да хафаланырга мәҗбүр итә. Быелның ике аенда гына да район эчке эшләр бүлегенә ялган юл...
Күпләр хәзер үз тормышларын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый. Сүз дә юк, бик уңайлы. Әмма бер яхшының бер зыяны да булмый калмый шул...
-Соңгы вакытта банк карталарыннан акчалар урлану очракларының артуы барыбызны да хафаланырга мәҗбүр итә. Быелның ике аенда гына да район эчке эшләр бүлегенә ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булган 10 кешедән гариза керде. Район халкының 94996 сум акчасы мошенниклар кулына эләкте, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - 6 гыйнварда безгә мөрәҗәгать иткән хатын-кызның банк картасыннан - 10 мең сум, ә 20 гыйнварда тагын бер кукмаралының 32 мең 900 сум акчасы юкка чыга. 9 мартта Интернет челтәрендәге сайтларның берсе аша кәрәзле телефон сатып алырга җыенган ир-егет белән дә күңелсез хәл була. 4 мең сум акчасын алдан түләп куюына карамастан, аңа тиешле товар килми. Бераздан ул үзенең ялганчылар тозагына эләккәнен аңлый. Сайтка белдерү "элгән" икенче бер райондашыбызга исә таныш түгел ир кеше шалтыратып, товарны күпләп сатып алачагын әйтә һәм акча күчерү өчен банк картасының мәгълүматларын сорый. Мондый көтелмәгән "бәхет" елмаюга сөенгән ир кеше картасын фотога төшереп "иясе"нә җибәрә. Әмма эш моның белән генә төгәлләнми, мошенниклар яңадан элемтәгә керәләр, аның банкомат янына килүен сорыйлар. Ир кеше барысын да алар кушканча эшли. Ул телефон аша таныш түгел кеше әйткән саннарны җыя һәм үзеннән-үзе мошенникларның картасына 9 мең сум акчасын күчерә. 29 февраль көне районыбызның бер авылында яшәүче 30 яшьлек ир-егет өчен дә үкенечле тәмамланды. Ул үзенең кәрәзле телефонына "Мобиль банк" хезмәтен тоташтырган була. Мошенниклар аның 19 мең сум акчасын ала. Барлык фактлар буенча да тикшерү, ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең эзенә төшү буенча эш алып барыла. Бүгенге көнгә өч гариза уңай хәл ителде, акчаларны кемнәр урлавы билгеле булды. Хәзер алар тарафыннан кылынган башка җинаятьләрне дә ачыклау, китерелгән зыянны кире кайтару белән шөгыльләнәбез.
Банк картасыннан акча урлауның киң таралган ысулы булып сайт аша товар сату-алу тора. Әйтик, товар сатучыга шалтыраталар, акча күчерү сылтавы белән аннан банк картасының номерын, исем-фамилиясен, картаның гамәлдәге вакытын һәм картаның икенче ягындагы кодны сорыйлар. Ә инде карта номерын белгәннән соң, кәрәзле телефонга смс-хәбәр булып килгән кодны да әйтергә кушалар. Чынлыкта әлеге код аларга интернет-банкка керү өчен кирәк. Ә инде аннан соң исәп-хисап счетларына үтеп кергән мошенниклар акчаларны иркенләп үзләренә күчерәләр. Мондый хәлләргә юлыкмас өчен бары тик картаның номерын гына әйтергә кирәк. Пароль, смс, кодларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә җиткерергә ярамый.
Икенче бер ысул кәрәзле телефон белән бәйле. "Сезнең банк картагыз блокировкаланды", "Шәхси счетыгыз юкка чыгарылды" дигән һәм башка төр смс-хәбәрләр килә, барлык сорауларны да ачыклау өчен телефон номеры күрсәтелә. Зыян күрүчеләр әлеге номерга шалтыраткан очракта, элемтәнең икенче очындагы мошенник үзен банкның иминлек хезмәте вәкиле дип таныштыра, якын-тирәдәге банкоматка барып, ул әйткән барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә киңәш бирә. Гадәттә, алар яңадан теркибез, дип карта номерын, ПИН-код сорыйлар. Хәбәр иткәннән соң, банк картасыннан акчаны үзләренә җайлы гына күчереп аласы кала.
Алдагы ысул мондыйрак. Кәрәзле телефонга: "Бәйрәм уңаеннан открытка җибәрелде", - дип хәбәр килә. Аны-моны уйламыйча, күрсәтелгән сылтама аша керүчеләр шул арада ялган юл белән акча үзләштерүчеләр ятьмәсенә эләгә. Вируслы программа банк картасы булган кешеләрнең телефоннарын зарарлый һәм картадан акчалар алына. Зыян күрүче үз картасында акча югалуын хәтта белми дә кала. Чөнки әлеге программа банктан җибәрелгән барлык смс-хәбәрләрне юкка чыгара.
Россия "Саклык банкы"ның Кукмарадагы бүлеге идарәчесе Ришат КАСЫЙМОВ:
-"Саклык банкы"ндагы "Мобиль банк" һәм "Онлайн-Сбербанк" хезмәтләренең икесе дә бүгенге көндә бик актуаль. Шуның өчен мошенниклар үзләренең кырын эшләре өчен нәкъ менә әлеге сервисларны файдалана да инде. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен кәрәзле телефоннарга вирусларга каршы торучы махсус программа кертергә һәм аны даими рәвештә яңартып торырга кирәк. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр, гадәттә, "Онлайн-Сбербанк"та шәхси кабинетка керү логины һәм пароле буенча эш итәләр. Шуның өчен әлеге мәгълүматлар белән һәрчак сак эш итегез, алга таба банк картасы кирәк булмаган очракта, бөтенләй юкка чыгарыгыз.
Исегездә тотыгыз: "Саклык банкы" смс-хәбәрләрне бары тик 900 номерыннан гына юллый, клиентларга исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә. "Саклык банкы" исеменнән килгән СМС-хәбәрдә банк картасының соңгы саннары күрсәтелә. Моны мошенниклар эшли алмый. Банк белән элемтәгә керергә кирәк булганда да картадагы телефон номерларын җыю сорала. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен һәркем игътибарлы булсын, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев