Әлбәттә, мул уңыш җыеп алу өчен, беренче чиратта, яздан утыртыла торган орлыкларның югары сыйфатлы булуы мөһим. Аларны сайлауга җаваплы карарга кирәк, ди белгечләр.
Мәгълүм ки, бүген базарларда һәм сәүдә нокталарында яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәк орлыкларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Анда нинди генә орлыклар юк... Бакчачыларның төп максаты - шулар арасыннан бары тик сыйфатлы һәм безнең һава шартларына яраклашкан орлыкларны гына сайлау алу. Ничек ялгышмаска соң?
Бу сорау белән без Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Аларның киңәшләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
Яшелчә орлыгы сатып алганда сак бул!
Орлык сатып алган вакытта, беренче чиратта, аларның чәчү сыйфатларын һәм сортын раслый торган документларга игътибар итү сорала. Орлык белән сату итүчеләрдә андый таныклык, һичшиксез, булырга тиеш. Шунысы мөһим: әлеге таныклык үлчәп һәм махсус капларда сатыла торган орлыклар өчен бертөрле түгел.
Үлчәп бирелә торган орлык алырга теләүчеләр сатучыдан сыйфат сертификаты таләп итәргә тиеш. Әлеге документта сертификатлаштыру органының махсус мөһере булу мәҗбүри. Ә каплап сатыла торган орлыкларга өстенлек бирүчеләр әлеге культураларның теге яки бу партиясе турында таныклык сорарга тиеш. Анда культураның исеме, сорты, партия номеры һәм шыту сәләте (процентларда) күрсәтелә. Капта күрсәтелгән орлык партиясе номерының документлардагы номер белән тәңгәл килүе шарт.
- Тагын бер мөһим мәгълүмат: капларда күрсәтелгән яраклылык срогы орлыкның яраклылык вакыты түгел, ә әлеге капны сатып бетерү срогы икәнлеген дә онытырга ярамый. Орлыкларны куллану вакыты исә - агымдагы елда тутырылган вакыттан башлап, якынча бер ел яки ел ярым, - дип хәбәр итәләр Россельхознадзор идарәсендә.
Шул рәвешле, орлык сайлаганда, бик тә игътибарлы булырга кирәк. Сатучылар янында вакчыл булып күренүдән куркырга ярамый. Әгәр дә орлык белән сату итүчеләр сезгә тиешле документларны күрсәтүдән баш тарта икән, бу турыда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстандагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоны: 8-(843) 277-68-29.
Бәрәңгене кайчан утыртырга?
Язын бакчачыларны борчый торган тагын бер мәсьәлә - бәрәңге утырту. Һәр кеше "икенче икмәк"тән мул уңыш алу турында хыяллана. Биредә бәрәңге орлыгының сыйфаты гына түгел, ә утырту кагыйдәләре дә зур роль уйный. "Икенче икмәк"тән мул уңыш алу серләре турында безгә Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре сөйләде.
- Бәрәңге уңышын арттыру һәм аны төрле авырулардан саклап калуның иң яхшы ысулы - "икенче икмәк"не утырту алдыннан шыттыру. Бу бәрәңгенең үсүен тизләтә, шул рәвешле уңышны 7-10 көнгә иртәрәк җыеп алу мөмкинлеге бирә. Ә бу - бик мөһим. Ник дигәндә, бу очракта бәрәңгене төрле чирләрдән саклап калу мөмкинлеге дә арта, - дип ассызыклый галимнәр.
Шыттыру кагыйдәләренә килгәндә, аны 4-5 атна дәвамында сүрән яктылыкта башкару кирәк. Беренче атнада температура - 12-15, ә киләсе 2-3 атнада 8 градус җылы булырга тиеш.
- Бу очракта бәрәңге күзләренең һәрберсе кыска үсентеләр җибәрергә сәләтле. Һәр үсенте исә, ким дигәндә, ике бүлбе бирә, - дип аңлата белгечләр.
"Икенче икмәк"не кайчан утыртырга соң? Бу турыдан-туры туфракның өлгерү вакытына бәйле. Туфрак температурасы ким дигәндә 7-8 градус җылы булырга тиеш. Бәрәңге бүлбеләрен 8 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.
- Татарстанда "икенче икмәк"не утырту өчен иң кулай вакыт - майның икенче яртысы. Шул ук вакытта аны утыртуны соңга калдыру да ярамый. Мәсәлән, июнь башында утыртылган бәрәңге уңышы күпкә азрак булачак, - дип кисәтәләр Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында.
Бакчачылар колагына: ни чәчсәң – шуны урырсың!
Менә, ниһаять, яз да җитте. Тиздән авыл халкы ишегалды-бакчаларында кайнаша башлар, калада гомер итүчеләр исә дачаларына ашыгыр. Көзен мул уңыш җыеп алырга теләүчеләргә яшелчә-җиләк-җимеш сезонына хәзердән үк әзерләнә башлау сорала... Әлбәттә, мул уңыш җыеп алу өчен, беренче чиратта, яздан утыртыла торган орлыкларның югары сыйфатлы булуы мөһим. Аларны сайлауга җаваплы карарга...
Менә, ниһаять, яз да җитте. Тиздән авыл халкы ишегалды-бакчаларында кайнаша башлар, калада гомер итүчеләр исә дачаларына ашыгыр. Көзен мул уңыш җыеп алырга теләүчеләргә яшелчә-җиләк-җимеш сезонына хәзердән үк әзерләнә башлау сорала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев