Татар моңында, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев музыкасында тәрбияләнгәнгә, мин эстрада җырчыларыннан күпне өмет итәм. Шуңа күрә еш кына кискен фикерләр дә әйткәнем булды. Әмма Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлар барында өметсезлеккә биреләсе килми. Балалар, яшьләр кечкенәдән аның җырларын тыңлап үссә, тора-бара тамашачы да бүгенге кебек талымсыз булмас иде....
Татар моңында, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев музыкасында тәрбияләнгәнгә, мин эстрада җырчыларыннан күпне өмет итәм. Шуңа күрә еш кына кискен фикерләр дә әйткәнем булды. Әмма Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлар барында өметсезлеккә биреләсе килми. Балалар, яшьләр кечкенәдән аның җырларын тыңлап үссә, тора-бара тамашачы да бүгенге кебек талымсыз булмас иде.
Бу - Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина фикере. Матбугат конференциясендә ул беренче концерты турында гына түгел, мәдәният өлкәсендә үзен борчыган проблемалар хакында да сөйләде.
Бүген концерт белән шаккатырып булмый. Студентлар да, үзешчәннәр, профессионаллар да тамашачыны җәлеп итәр өчен ниләр генә кыланмый, нинди генә концерт оештырмый хәзер. Ә менә Эльмирага сольный концерт оештырыр өчен байтак вакыт кирәк булган. Мин моңа "Голос" проектыннан бирле әзерләнәм, диде ул.
Сөйләүләреннән чыгып, тамашаның затлы булачагын шәйләп була. Әйтик, сәхнәгә "Голос" проектының беренче сезонында финалга үткән һәр җырчы чыгачак.
- Без ул чакта якынаеп, дуслашып калган идек. Кайчан да булса бергә җыйналу, сәхнәдә берләшү һәрберебезнең хыялы булды. Ул хыял 31 мартта чынга ашачак. Динә Гарипова, Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян һәм мин бергә җырлаячакбыз. "Голос. Дети" проектында финалга чыккан Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән буыннар алмашын күрсәтергә җыенабыз. Миңа Филүс Каһиров та ярдәм итәчәк. Һәрбер концертның нигезе - ул музыка. Безнең нигез ныклы, әсәрендергеч дияр идем мин. Анна Гөлишамбарова җитәкләгән "Яңа музыка" оркестры, пианист Андрей Руденко җыйган төркем аңа биеклек, яңа үр булыр дип өметләнәм.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова исә "Йолдызлык" фестиваленең республика турына үтүе, "Татар моңы" бәйгесенә әзерләнүе турында сөйләде. Быел ул төрле концертлардан баш тартырга тырыша икән. Моның сәбәбен укуга басым ясавы белән аңлатты:
- Мин сигезенче сыйныфта укыйм. Тагын бер елдан имтиханнар башлана. Әти, чананы җәйдән әзерләп куярга кирәк, дип әйтергә ярата, мин дә имтиханнарга алдан ук әзер булырга телим. Җыр күп көчне ала, шуңа күрә "бишле"ләр янәшәсендә "дүртле"ләр дә алам. Укытучылар җырлый дип кенә билгене күтәрми, мин дә моны кабул итә алмас идем. Җыр - минем гомерлек юлдашым. Сәхнәгә һәрчак озын толымлы, милли киемле кыз булып чыгачакмын. Нәрсә генә дисәләр дә, әлеге образдан баш тартырга теләмим. Әмма җыр - җыр белән, минем киләчәктә берәр җитди һөнәр дә үзләштерәсем килә. Шуңа күрә 11 сыйныфка кадәр укып бетерергә уйлыйм.
Очрашуга Маргарита Позоян да килгән иде. Ул Эльмираның, Сәйдәнең татар моңында үсүләре турында сөйләгәннәрен сокланып тыңлады. "Аларга карап үз кимчелегем турында да әйтми булдыра алмыйм. Мин Эльмира, Сәйдә кебек үз телемдә иркен сөйләшә алмыйм. Моның зур югалту икәнен аңладым, киләсе очрашуда әрмәнчә сөйләп күрсәтергә хыялланам. Хәзер мин сезне үз телемдә сәламлим. Ул - бик матур, сыгылмалы тел", - диде Маргарита.
Эльмира нык дулкынлануын, төшләренә дә шушы концерт керүен сөйләде. "Беркөнне төшемдә Владимир Путинны күрдем. Минем каршымда тары боткасы ашап утыра икән. Шуннан, нишләп миңа чакыру билеты юк, дип сорады. Менә хәзер ничек аңа чакыру билетын тапшырырга дип баш ватам", - дип көлдереп тә алды.
Тамашачыны ниләр белән шаккатырырга уйлыйсыз дигән сорау исә җырчыга бөтенләй ошамады:
- Без фәкать җыр, тавыш белән генә шаккатырырга җыенабыз. Алайса, ияләштеләр нәрсәдер шартлатканга, нәрсәләрнеңдер очып китүенә, гитара эченнән кеше атылып чыгуына. Нәрсәгә кирәк бу? Концертка "Дю-Солей" циркының ни катнашы бар? Җырны бәяләү бөтенләй онытылдымыни?
Эльмира Кәлимуллина чын җыр нинди була дигән сорауга җавап бирергә һәм бәя алырга омтыла. Чын җыр дигәнгә татар халык җырларын кертүе һәм концертта татар җырларының да булуы чыннан да сөендерде.
Нет комментариев