27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итә
Башта алар бәйрәмдә кулланылачак, аннары җәнлекләргә ашатылачак. Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итәргә әзер дип хәбәр ителә зооботаника бакчасы сайтында. "Әгәр кабак уңышыгыз мул булган икән, без кабул итәргә әзер. Алар Хеллоуин бәйрәмен бизиячәк", - диелгән хәбәрдә. Бәйрәмнән соң ул кабакларны җәнлекләргә ашатачаклар. http://tatar-inform.tatar
-
Гомер буе җыйган мал-мөлкәт санаулы минутлар эчендә янып көл булган
Биектау районының Мәмдәл авылында яшәүче Мөхәммәтгали абый белән Сания апаның гомер буе җыйган мал-мөлкәте моннан бер ел элек янып көлгә әверелә. Ут көндез чыккан. Аны иң беренче булып гаилә башлыгы Мөхәммәтгали абый абайлап ала. "Маллар карап йөргән чагым иде. Абзарга кергәч, төтен исен сиздем. Тиз генә өйдәге улымны чакырып чыгардым....
-
“Кукмор-Транс” оешмасы директоры ташламалы айлык юл йөрү билетлары хакында аңлатма бирде
Мин - пенсионер, "Хезмәт ветераны" дигән таныклыгым да бар. Эшкә автобус белән йөргәнлектән, "Кукмор-Транс" җәмгыятеннән 427 сумга ташламалы айлык юл йөрү билеты алган идем. Әмма хәзер яңа "закон" кергән булып чыкты. Ничә тапкыр автобус белән баруыңа карап, кондуктор тарафыннан билетка тамга салына. "Лимит" тулса - акчасын түлисе. Моңа кадәр гамәлдә...
-
Якты истәлекләр калды
Нурмөхәммәт абый белән Сәхипьямал апаның сигез ул-кызлары булып, иң олысы Шәмсемөхәммәт иде. Аны - Шәмси абый, әтиләрен Нурый абый дип йөрттек. Фронттан бик күп орден-медальләр тагып, исән-сау кайткан Нурый абый колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшләде. Ул Сидор Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар хәрәкәтендә булган чакларын еш искә ала иде. Шәмси абый...
-
“Шәһри Казан” газетасы хезмәткәрләре – Кукмарада!
Бүген "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә барыбыз да яратып укый торган "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәрләре булып китте. Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, реклама һәм абунә буенча баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина, веб-редактор Гөлнара Зиннәтуллиналар белән үзара фикер алыштык, тәҗрибә уртаклаштык, сайт һәм газета эшчәнлеге, реклама белән бәйле булган проблемаларга тукталдык. Мондый...
-
Атна ахырында буран көтелә
Республиканың гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтә. Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы бозылу турында кисәтә. 30 октябрьдә республика территориясендә бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. 31 октябрьдә һәм...
-
Әсән-Елга клубында Әхмәт Юнысны искә алу кичәсе узачак
Хөрмәтле райондашлар! 3 ноябрьдә Әсән-Елга авылы мәдәният йортында татар шагыйре, мөгаллим, журналист Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелә. Очрашуда язучылар, шагыйрьнең туганнары, каләмдәшләре катнашуы көтелә. Башлана 11.00 сәгатьтә. Әдәбият сөючеләрне мәдәният йортында көтеп калабыз, рәхим итегез!
-
Байлангарда "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте оешты (фото)
Мәдәният йорты бинасында үткән беренче утырышта мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авылның ак яулыклы әбиләре, мөхтәрәм хатын-кызлары катнашты. Очрашуда телебез, динебез, милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, киемнәре турында районыбызның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зиһаншина Зөмәрә Нихатовна бик үтемле итеп чыгыш ясады. Шагыйрә Суфыя Мостафина үзенең шигырләрен укып, кичәгә ямь өстәде, дип хәбәр итә Наш...
-
Кукмара беренче гимназиясендә физика фәне буенча узган олимпиада нәтиҗәләре (исемлек)
Олимпиада физика укытучысы Рәфкать Хәйруллинн истәлегенә багышланган иде. Анда район мәктәпләреннән 43 укучы катнашты. Җиңүчеләр менә кемнәр 8 сыйныфлар арасында: 1 урын - Рания Газизуллина, Янил мәктәбе, укыт.Г.Мөхәрләмова 2 урын - Ирек Шакиров, күппрофильле лицей, укыт.А.Маняпов 3 урын - Владислав Виссарионов, Лельвиж мәктәбе, укыт.Д.Мухин 3 урын - Аделина Сәфәрова, Манзарас...
-
Elvin Greyны "өйләндерә" язганнар
Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде. "Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның...
-
Үрәсбаш авылы клубында “Көзге бал” гөрләде (фото)
КВНда "Бәрәңге", "VIP", "Яшьләр", "Помидор" командалары үзара көч сынашты. Парларыбыз бирелгән сүзтезмәләрдән шигырь язу, яшелчә белән бию, биюченең чәчен үрү, тизлекне тикшерү, кем тизрәк ашап бетерә, табышмаклар, бәхет сынау кебек конкурсларда көчләрен сынадылар. Беренчелекне "Помидор" командасы яулады. Командаларыбыз медальләр белән бүләкләнде. Шулай ук КВН белән беррәттән, концерт номерлары да куелды....
-
Нурзадә: «Җир йөзендә әнине югалтудан да авыр нәрсә була алмый»
Әле шимбә көнне генә җырчы Нурзадә белән аралашкан идек. Ун көнләп элек әнисе Рәмзия апаның инфаркт кичергәнен белгәнлектән, аның да хәлен сорадык. Ул көнне җырчы: "Аллага шөкер, әни алга таба. Хәле яхшырды", - дип җавап биргән иде. Һәм менә кайгылы хәбәр озак көттермәде - якшәмбе иртәсендә Рәмзия ханым 68 яшендә...
-
“Хезмәт даны” газетасы хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды (фото)
ГТО тапшыру "Зилант" спорт мәктәбендә оештырылды. Катнашучы егет-кызларыбыз сыгылмалылыкны билгеләү, идәннән күтәрелү, урыннан сикерү һәм башка төрләрдә үзләренең көчләрен һәм физик хәзерлекләрен сынадылар. Райондашларыбызны актив рәвештә ГТОга кушылырга чакырабыз. Эльвира МӨБАРӘКШИНА, Ризилә КОРБАНОВА фотолары
-
29 октябрьдә Кукмарада ярминкә узачак
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе поселокның "Добреев" сәүдә йорты бинасы янындагы ярминкә мәйданчыгында оештырыла. Анда киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Башлана 8.00 сәгатьтә. Ярминкәгә рәхим итегез!
-
Үрәсбаш клубында балалар китап иленә сәяхәт иттеләр (фото)
Балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз китапханәгә кунакка килде. Алар яңа китаплар белән танышып узды. Кукмара белән танышу уңаеннан, "Үткән һәм бугенге Кукмара" дигән презентация күрсәтелде. Шулай ук төрле уеннар уйналды. Балаларга теннис уйнау серләре өйрәтелде. Чарада 14 бала һәм клуб хезмәткәрләре катнашты. Сәяхәтне китапханәче белән клуб мөдире оештырды.