Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кукмор-Транс” оешмасы директоры ташламалы айлык юл йөрү билетлары хакында аңлатма бирде

Мин - пенсионер, "Хезмәт ветераны" дигән таныклыгым да бар. Эшкә автобус белән йөргәнлектән, "Кукмор-Транс" җәмгыятеннән 427 сумга ташламалы айлык юл йөрү билеты алган идем. Әмма хәзер яңа "закон" кергән булып чыкты. Ничә тапкыр автобус белән баруыңа карап, кондуктор тарафыннан билетка тамга салына. "Лимит" тулса - акчасын түлисе. Моңа кадәр гамәлдә...

Мин - пенсионер, "Хезмәт ветераны" дигән таныклыгым да бар. Эшкә автобус белән йөргәнлектән, "Кукмор-Транс" җәмгыятеннән 427 сумга ташламалы айлык юл йөрү билеты алган идем. Әмма хәзер яңа "закон" кергән булып чыкты. Ничә тапкыр автобус белән баруыңа карап, кондуктор тарафыннан билетка тамга салына. "Лимит" тулса - акчасын түлисе. Моңа кадәр гамәлдә булган карарлар нигезендә, айлык билетың кесәңдә булганда, ай дәвамында автобуста күпме кирәк, шуның кадәр йөрергә була иде. Ни өчен бу хәзер шулай икән, газета аша аңлатма бирә алмассызмы?

Габдулла, Кукмара

Әлеге хатка "Кукмор-Транс" оешмасы директоры Нияз Фатыйховтан түбәндәге җавап алынды:

-"Кукмор-Транс" оешмасы 2015 елның 13 июлендә кабул ителгән 220нче Федераль закон нигезендә автобуска билет бәяләрен мөстәкыйль рәвештә билгели ала. Бүгенге көндә исәпләнгән үзкыйммәткә нигезләнеп, Кукмара эчендә юл йөрүгә бер билет бәясе 18 сумны тәшкил итә. Без ташламаларга ия булучыларга бераз ярдәм булсын дип, проездной билет белән йөрүчеләргә бәяне 15 сумнан куйдык, проездной бәясе - 427 сум, бу сумма автобуска 28 тапкыр утырырга җитә, аннан артканына 18 сумнан түләп йөрергә кала, башкача безнең мөмкинлек юк. Ә сатылган проезднойлар өчен безгә субсидияне республика бюджетыннан бер билетка 10 сум исәбеннән бирәләр. Калган 8 сум аерманы кайтару өчен районыбыз бюджетыннан акча бүленеп бирелсә, без проездной билетлар белән бернинди чикләүләрсез йөртә алыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев