Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер буе җыйган мал-мөлкәт санаулы минутлар эчендә янып көл булган

Биектау районының Мәмдәл авылында яшәүче Мөхәммәтгали абый белән Сания апаның гомер буе җыйган мал-мөлкәте моннан бер ел элек янып көлгә әверелә. Ут көндез чыккан. Аны иң беренче булып гаилә башлыгы Мөхәммәтгали абый абайлап ала. "Маллар карап йөргән чагым иде. Абзарга кергәч, төтен исен сиздем. Тиз генә өйдәге улымны чакырып чыгардым....

Биектау районының Мәмдәл авылында яшәүче Мөхәммәтгали абый белән Сания апаның гомер буе җыйган мал-мөлкәте моннан бер ел элек янып көлгә әверелә. Ут көндез чыккан. Аны иң беренче булып гаилә башлыгы Мөхәммәтгали абый абайлап ала. "Маллар карап йөргән чагым иде. Абзарга кергәч, төтен исен сиздем. Тиз генә өйдәге улымны чакырып чыгардым. Әмма без чыкканчы, ялкын көчәйгән иде инде. Җитмәсә, су да беткән чак иде", - дип искә ала булган хәлләрне гаилә башлыгы.

Су булмагач, утны җиңә алмасларын аңлаган Мөхәммәтгали абый урамга чыгып ярдәм сорый. Шул арада янгын коры печән өеменә, ә аннан сарайга күчә. Бу хәлдән каушап калган хуҗалар йорттан әйберләрен дә чыгарырга өлгерә алмыйлар. Әле ярый йорт документларын, кайбер язуларны алырга башларына килә. "Көндезге уникеләрдә чыккан ут киләсе таңга кадәр пыскып ятты. Безнең өйне коткарып булмасын аңлаган янгын сүндерүчеләр күршеләрнең йорт­ларын саклады", - ди Казанда яшәүче кызлары Филсинә апа. Абзар тулы малны да коткара алмыйлар. Алар кычкырышып янып үлә. Ат та, үгезләр, сарыклар да исән калмый. Сигез тавык белән тай гына чыгып котыла. "Идән астында 200 банкадан артык кайнатма, тозлаган кыяр, помидор, салатлар бар иде", - дип уфтана Сания апа.
Шулай итеп, Мөхәммәтгали абый белән Сания апа йорт-җир­сез утырып кала. Гөнаһ шомлыгына, йортын гел иминият­ләштереп килгән Мөхәммәтгали абый, ике ел элек бу эштән баш тарткан була. Янгыннан соң Филсинә апа әти-әни­сен Казанга алып киткән. Район халкы кулдан кил­гәнчә булыша үзләренә. Социаль яклау бүлеген­нән 30 мең сум акча бирәләр. Тик бу акча белән генә яңадан йорт торгызып булмый бит. Өлкәннәргә Казанда никадәр рәхәт булса да, алар үз нигезен сагына. Олыгайган көннәрендә Мөхәммәтгали абый белән Сания апа үзләренә дәүләттән берәр төрле ярдәм булмавына бик үпкәли.
Җиденче сыйныфны тәмам­лаган көннән бирле, колхозда эш­ләп, ат җигеп, көтү көтеп, тор­мышның бар ачысын үз иңнә­рендә татыган Мөхәммәтгали абый яр­дәм сорап чит районнарга да барган. Баштарак үз өйләренә кайтасы килгән әби белән бабай хәзер инде кызлары янәшәсендә бер бүлмә алып, шунда булса да яшәргә риза. Янгын өлкәннәрнең мал-мөлкәтен генә түгел, күңел тынычлыгын, ярты сәламәтлеген юкка чыгарган. Алар аптыраган хәлдә. Әмма шулай да газета укучылар арасында мәрхәмәтле кешеләр табылыр дип, редакциягә килеп ярдәм сорадылар.
Бу гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Сбербанк
Получатель: Галлямова
Фильсина Мухаметгалиевна
Счет получателя:
40817810262000262138
Банк получателя:
Отделение № 8610
Сбербанка России г. Казань
БИК банка получателя:
049205603
Корреспондентский счет:
30101810600000000603
Код подразделения Банка:
428610070
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев