Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты истәлекләр калды

Нурмөхәммәт абый белән Сәхипьямал апаның сигез ул-кызлары булып, иң олысы Шәмсемөхәммәт иде. Аны - Шәмси абый, әтиләрен Нурый абый дип йөрттек. Фронттан бик күп орден-медальләр тагып, исән-сау кайткан Нурый абый колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшләде. Ул Сидор Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар хәрәкәтендә булган чакларын еш искә ала иде. Шәмси абый...

Нурмөхәммәт абый белән Сәхипьямал апаның сигез ул-кызлары булып, иң олысы Шәмсемөхәммәт иде. Аны - Шәмси абый, әтиләрен Нурый абый дип йөрттек.

Фронттан бик күп орден-медальләр тагып, исән-сау кайткан Нурый абый колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшләде. Ул Сидор Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар хәрәкәтендә булган чакларын еш искә ала иде.

Шәмси абый безнең "Кызыл юл" колхозының беренче тракторчысы һәм машина йөртүчесе булды. Авылыбызга кайткан У-2 тракторын иярләп, байтак атларны һәм сукачы ирләрне авыр хезмәттән азат итте ул. Без, малайларның да күңелен күрде, чиратлап, шул атсыз арбасына утыртып йөртә иде. Тракторын яратып, бик саклап-карап тотты ул.

Авылның беренче ГАЗ-51 автомашинасын да йөртте. Ватылганын көтмичә, ремонтлап торды, шуның өчен юлда туктап калганы булмады. Ягулыкка, запас частьларга экономия ясады. Соңгы елларда май заводына сөт ташыды, кайтканда дуңгыз фермасына аертылган сөт алып кайтты, машинасын буш йөртмәде. Төгәл, тәртипле хезмәте өчен ул җиңел машина белән бүләкләнде. Авылыбыздагы машиналы кешеләрнең икенчесе булды ул, беренчесе Шәмсерахман Гарифуллин иде. Ул да техниканы яратты, машинага утырып, бик күп төбәкләрне әйләнде. Икесе дә, бик ярдәмчел кешеләр буларак, авыл халкына якты истәлекләрен калдырдылар.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев