27 апрель 2016 яңалыклары
-
Арча районындагы һәлакәттә яшь егетнең гомере өзелгән (+фото)
Арча районындагы юл-транспорт һәлакәте кичә, 26 апрельдә 16:15 сәгатьтә булган. Һәлакәт Казан - Малмыж юлының 76 нчы чакрымында килеп чыккан. Югары тизлектә бара торган "Лада Ларгус" машинасы каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" һәм "ВАЗ-2131" автомобильләре белән бәрелешә. "Лада Ларгус" машинасы белән 1959 елгы ир-ат идарә иткән. Һәлакәт аркасында аның...
-
Китапханә хезмәткәрләре өмәгә чыкты (фото)
Район үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре поселокның Атлас Булатов исемендәге ял паркын чистарту буенча оештырылган өмәдә катнашты. Бу көнне шактый күләмдә эш башкарылды.
-
Урамнарга кәҗәләр хуҗа
Кукмараның 4нче урта мәктәбе тирәсенә йорт салып чыктык. Капка төпләребезне матурлау өчен чәчәкләр, агачлар утыртырга иде ниятебез. Әмма Кукмара халкының кәҗә асрыйсылары бар шул. Урамнарга алар хуҗа. Бала-чага мәктәпкә барганда - кайтканда чиясен, миләшен, шомыртын бер-ике генә данә кабып китсә дә, урамда үсеп утырган чәчәкләргә сокланып узса да, күңел сөенеп...
-
Бу атнага йолдызнамә
25 апрель - 1 май көннәренә йолдызлар фаразы. Кучкар Бу атнада үзегезгә көтелмәгән уңыш елмаер: инде күптәннән омтылган максатыгызга ирешәчәксез. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк - шулай эшләгез. Үгезбозау Менә дигән итеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез. Акча мәсьәләсенә яки карьерагызга кагылган хәбәр ирештерергә мөмкиннәр. Игезәкләр...
-
Кукмаралылар “Пирамида”дан җиңү белән кайттылар
"Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Улыбка" ансамбле (кечкенәләр төркеме) -беренче, "Выше радуги" (уртанчылар төркеме) икенче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. "Вокал-соло" номинациясендә Илзирә Зарипова икенче дәрәҗә лауреат булды. "Алып баручы" номинациясендә Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэтына -...
-
Абдуллиннарда җәй җылысы (фото)
"Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли" дип, юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Кайберәүләр эшсезлектән зарланганда Сәрдекбаш авылыннан Абдуллиннар гаиләсе кул астындагы гади генә материаллардан теплицалар төзеп, үз эшен булдыра алган. Румыниягә сәяхәт Илдус абый үзе Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылы егете. Табигать кочагында, урманда агачлар арасында үсә ул. Әтисе гомере...
-
Сазтамак балалар бакчасында Тукай бәйрәме узды (фото)
Сазтамак авылы балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Әлеге иртәдә Байлангар авылы китапханәчесе Хисматова Венера Хантимеровна һәм Нормабаш авылы клубы мөдире Файзриева Вафирә Гафуровна катнашты. Венера Хантимеровна слайдлар ярдәмендә балаларны Г.Тукайның кыскача биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Балалар бик теләп...
-
Кукмаралылар судомодельләр ясау буенча республика бәйгесендә катнашты (фото)
Казанның балалар техник иҗаты үзәгендә мәктәп укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. "Ишкәк тәгәрмәчле судомодельләр" номинациясендә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Кәркәүч мәктәбе укучысы Раил Бикмөхәммәтов - беренче, Зур Кукмара мәктәбеннән Булат Гайнетдинов өченче урыннарны алдылар. "Контурлы судомодель" номинациясендә Кәркәүч мәктәбе укучысы Алмаз Мингалиев өченче урынга...
-
Янгынга каршы көрәш: шашлык пешерүчеләрне спутник күзәтә!
Тиздән Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Бу - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак дигән сүз. Шунысы кызганыч: андый кешеләр саны республикада хәзердән үк ачыклана башлаган инде... Хәтерләсәгез, республикада янгыннарга каршы махсус режим гадәттә апрель башы яки урталарында ук игълан ителә иде. Агымдагы елда исә...
-
2016 елның язгы кыр эшләре чорына ярыш шартлары
Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак: -беренче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сумлык акчалата бүләк; -икенче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сумлык акчалата бүләк; -өченче урынга чыккан дүрт...
-
Кукмара кызы халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында беренчелекне алды
Казанның актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Зилә Ибраһимова (җитәкчесе Дания Хәбибуллина) "Үзе иҗат иткән шигырь" номинациясендә беренче урынны алды.