Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу атнага йолдызнамә

25 апрель - 1 май көннәренә йолдызлар фаразы. Кучкар Бу атнада үзегезгә көтелмәгән уңыш елмаер: инде күптәннән омтылган максатыгызга ирешәчәксез. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк - шулай эшләгез. Үгезбозау Менә дигән итеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез. Акча мәсьәләсенә яки карьерагызга кагылган хәбәр ирештерергә мөмкиннәр. Игезәкләр...

25 апрель - 1 май көннәренә йолдызлар фаразы.

Кучкар

Бу атнада үзегезгә көтелмәгән уңыш елмаер: инде күптәннән омтылган максатыгызга ирешәчәксез. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк - шулай эшләгез.

Үгезбозау

Менә дигән итеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез. Акча мәсьәләсенә яки карьерагызга кагылган хәбәр ирештерергә мөмкиннәр.

Игезәкләр

Тормышыгыз рәвешен алыштырырга исәпме? Иң элек кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз һәм үзегезнең тынычлыгыгызны бозган кешеләр белән арагызны өзегез. Шушы араларда якыннарыгыз арасыннан берсенең ялганын тотарсыз.

Кысла

Бик игътибар белән тыңлап һәм күзәтеп, үзегез өчен үтә кирәкле мәгълүматка ия булачаксыз. Керем чыганакларыгыз артачак.

Арыслан

Акча мәсьәләсендә шәп атна. Тормышыгызда бик кызыклы вакыйгалар килеп чыгасына әзер булыгыз. Аралашу даирәсе киңәячәк.

Кыз

Үзегезне борчуга салган бер проблемагыз көтмәгәндә хәл ителеп куячак. Алга таба да барысы да яхшы булсын өчен, хәтта ял көннәрендә дә зур тырышлык куярга кирәк булачак.

Үлчәү

Авызыгызны белебрәк ачыгыз: ялгыш кына кемнеңдер серен ачарга яки кирәкмәгән сүзләр ычкындырырга мөмкинсез. Ямансалагыз белеп яманлагыз. Юкса...

Чаян

Ниһаять, тынычланып калып, ял итә алачаксыз. Тик шуны истә тотыгыз: коллегаларыгыз һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр үз дигәнегездә тора алу-алмавыгызга бәйле. Атна ахырында әйбәт кенә керем көтегез.

Укчы

Барлык эшләрегез дә уңар дип әйтеп булмаса да, гомумән алганда, уңай атна бу. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Фантазиягезне дә эшкә җиксәгез зыян итмәс.

Кәҗәмөгез

Зур эшләргә тотынырга җыенсагыз, иң элек мөмкинлекләрегезне барлагыз. Юкса зур киеренкелеккә түзә алмавыгыз бар. Сабыррак булыгыз, шулай гына уңышка ирешәчәксез.

Сукояр

Йортыгыз, гаиләгез белән бәйле планнарыгызны тормышка ашыра башлау өчен әйбәт вакыт. Акча мәсьәләсендә аптырашта калмассыз.

Балык

Тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә телисезме әллә? Бик каты тырышырга кирәк булачак.

http://tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев