Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абдуллиннарда җәй җылысы (фото)

"Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли" дип, юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Кайберәүләр эшсезлектән зарланганда Сәрдекбаш авылыннан Абдуллиннар гаиләсе кул астындагы гади генә материаллардан теплицалар төзеп, үз эшен булдыра алган. Румыниягә сәяхәт Илдус абый үзе Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылы егете. Табигать кочагында, урманда агачлар арасында үсә ул. Әтисе гомере...

"Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли" дип, юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Кайберәүләр эшсезлектән зарланганда Сәрдекбаш авылыннан Абдуллиннар гаиләсе кул астындагы гади генә материаллардан теплицалар төзеп, үз эшен булдыра алган.

Румыниягә сәяхәт

Илдус абый үзе Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылы егете. Табигать кочагында, урманда агачлар арасында үсә ул. Әтисе гомере буе умартачылыкта эшли. "Май айларында мәктәптән кайтам да, урманга йөгерә идем. Бигрәк матур бит анда, саф һава, кошлар тавышы җанга рәхәтлек бирә. Әле хәзер дә атнага бер мәртәбә булса да, Тырыш урманнарына менеп, күңелемә юаныч табам. Туган якларыма кайткач та, умарталыкка барып килергә тырышам", - диде ул. Әмма тормыш гади генә түгел, бәхет эзләп чит-ят җирләрдә дә күп йөрергә туры килә аңа. Тольяттига, аннары Украинаның Херсон шәһәренә барып җитә. Ә Алабуга шәһәрендә трактор заводы төзелә дигән хәбәрне ишеткәч, туган якларына якынрак елышырга уйлый.

-Бу вакытта өйләнергә кирәк дигән фикер дә күңелемә кергән иде. Татар кызлары белән танышырга, аралашырга кирәк дип уйладым, шуңа күрә Татарстанга кайттым, - ди ул. - Дөресен генә әйткәндә, элек завод-фабрикалар хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итә иде. Мин дә кечкенә генә булса да, үз куышымны булдырырга теләдем.

Илдус абыйны Алабугадан стажировка үтәргә Яр Чаллы шәһәренә "КамАЗ" заводына җибәрәләр. Шунда эшләгәндә комсомол юлламасы белән Румыниягә ял итәргә бару бәхетенә ирешә ул. Шул ук маршрут белән Сәрдекбашның җырчы кызы, балалар бакчасы мөдире Фидәлия дә юлга чыга.

-Безнең авыл клубына Чүпрәледән Нурия исемле кыз сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайтты. Ул бер әби белән бабайга фатирга урнашты. Бер белмәгән җирдә ничек эш башларга белми торганда аңа: "Балалар бакчасына кер дә, Фидәлия белән таныш, ул сиңа булышыр", - дигәннәр. Без шулай дуслашып киттек, агитбригадалар белән концерт-театрлар куеп күп йөрдек, - диде Фидәлия апа, яшьлеген искә алып. - Мин хәлемнән килгәнчә аңа ярдәм итәргә тырыштым. Җәмәгать тормышында актив булганым өчен Нурия тәкъдиме белән миңа Румыниягә юллама бирелгән иде ул вакытта.

Автобусны гөрләтеп җырлап барган шук-шаян кызга күз төшәрлек булгандыр шул! Илдус абый үзе дә бик игътибарлы була.

-Ул елларны бездәге кибет киштәләре буш, юклык вакыты иде. Ә Румыниядә җаның ни тели, бар да бар. Бервакыт җиде катлы кибеткә кергәч, сокланып, уйланып тордыммы икән белмим, төркемнән аерылып калганмын. И, кайгырдым, и, еладым инде. Ни телне, ни шәһәрне белмим, ичмасам. Шулчакта мине Илдус килеп алды, аны күргәч сөенгәннәрем! Бәлки әлеге очрак та безне якынайткандыр, - диде Фидәлия апа. Әлеге сәяхәт мәхәббәт учагы кабызып кына калмый, яңа дуслар, танышлар табуга да сәбәпче була. Румыниягә алып барган төркем җитәкчесе Гөлсинә Сафина белән әле хәзер дә аралашып торабыз, диделәр алар. Шуннан соң Чаллы белән Сәрдекбаш арасында хатлар йөри башлый, посылка салып та кызны тәм-томнар белән сыйлый Илдус абый. "Кара әле, Фидәлия, Илдус сине яратадыр ул", - диләр аңа дуслары. Күңеленнән сөенсә дә, сиздерми генә "булмас", ди ул. Аралар якыная төшкәч, Фидәлия апа поездга утырып, Илдус абый янына Яр Чаллыга кунакка да бара әле. Зәңгәр күлмәк, ак чалбардан киенгән, кулына бик матур чәчәк бәйләме - гладиолуслар тоткан егет каршы ала аны. "Илдус үзе дә бик чибәр иде! - дип елмая әңгәмәдәшем. - Миңа чәчәк бүләк иткән беренче һәм соңгы егет булды ул". Кыз белән егет озакламый өйләнешеп тә куялар. Кечкенә генә фатирда (малосемейка) тормыш көтә башлыйлар, кызлары Эльвира дөньяга килә. Әмма авылда тәгәрәп үскән, иркенлек яраткан күңелләренә генә тар тоела биредә, Илдус абый да тормыш иптәшенә бакча, умартачылык белән шөгыльләнергә теләве турында әйтә килә һәм алар, тәвәккәлләп, Сәрдекбашка кайтып төпләнергә булалар.

Һәркемгә эш җитәрлек

Абдуллиннар хуҗалыгы 1989 елда яп-ялангач кырда җирлек башлыгы каккан дүрт казыктан башлана. Фидәлия апаның балта остасы булган әтисе Равил абый, туганнары, күршеләре бик нык ярдәм итә аларга. Илдус абый хуҗалыкта төрле эшләргә йөри, көтү көтә. Ә 1994 елны иң беренче тапкыр ике мең баш кәбестә үстереп карый ул. Бу четерекле хезмәт аңа мул уңыш китерә. Ике тоннасын колхозга тапшырып, ашлык-печән ала. Ә үсентеләр белән шөгыльләнергә дигән фикер ничек туган соң?

-Бер елны бакчага утыртырга үзем әзерләгән үсентеләр генә җитмәгәч, базардан кәлшәләр сатып алырга туры килде. Шул вакытта соң өлгерә торганы урынына иртә өлгерешле сортны биреп җибәргәннәр иде. Әлеге хәлдән соң үземә кәлшәләр үстерергә кирәк дигән фикергә килдем. Бәлки ялгышканнардыр, белмим, әмма әлеге хәлдән соң ышанычым бетеп, бакчачылык белән шөгыльләнергә булдым. Үзем исә һәр мәгълүматны язып, теркәп барам, - диде бакчачы.

Абдуллиннар гаиләсенең бүгенге көндә төрле үлчәмдәге җиде теплицасы бар. Аларның өчесе поликарбонаттан эшләнгән, дүртесе полиэтилен белән генә капланган. Җылытылган дүрт теплицада гыйнвар ахырларында ук эш башлана, ә мич куелмаган өчесенә үсентеләрне унбишенче апрельләрдә генә өйдән чыгаралар икән. "Теплицалар һава торышына карап, көнгә ике-өч тапкыр утын ягып җылытыла. Мичләрне исә Уразай авылыннан Илнур Нәҗмиев ясап бирде, бик экономияле, җылысы озак саклана", - диделәр хуҗалар. Теплицаларга яктырткычлар да куелган, болытлы көннәрдә аларны яндырып куялар. Бу урында Илдус абыйның һөнәре буенча электрик икәнен дә әйтеп үтми ярамас.

Салкын, пычрак язгы урамнан теплицаларга кергәч, үзеңне икенче бер дөньяда кебек хис итәсең: менә җәй кайда яшеренгән икән?! Ишекләрен ачып җибәрерсең дә, ул бар дөньяга таралыр кебек... Уллары Ильяс кына кызулады: "Тизрәк йөрергә кирәк, суык керә, үсентеләргә зыян килергә мөмкин", - диде. Помидор, кыяр, баклажан, борыч һәм башкалар инде, сөбханалла, күтәрелеп килә. Үзләренә дип җиргә утырткан помидорлар чәчәк аткан, ә өскә таба үрмәләгән кыярларның инде бармак юанлыгында беренче уңышлары да күзгә ташлана. Яшелчәләр арасында бер чүп тә күренми, кай арада утап өлгерәләр диген?!

-Безнең эш сәгатьләп бүленмәгән, вакыт булган саен теплицада кайнашабыз. Иң элек тишелгәнен, аннан чәчәк атканын, яшелчәләрнең өлгергәнен көтәбез, шулай көн артыннан көн узганын сизми дә калабыз. Хезмәтебезнең уңышларын күреп, күзләр генә түгел, күңелләр дә сөенә", - диләр Абдуллиннар.

Һәр үсентене аерым пластик савытларга утыртканнар: "Болай эшләгәндә безгә дә, сатып алган кешегә дә күпкә уңайлы", - дип аңлатты Илдус абый.

-Сезнең тирәдә аунап яткан бер су савыты да юктыр, моның хәтле шешәләрне кайдан табып бетерергә кирәк?! - дип гаҗәпләнүемә каршы:

-Сабантуйдан җыя башлыйм инде мин аларны, - диде елмаеп.

Илдус абый туфракны урманнан, ферма яннарыннан алып кайта, орлыкларны да үзе ясый икән. Ә үсентеләргә кар җебетеп сибә, ул күпкә йомшаграк, ди. Унөч сорт помидорның дүртесен сынау өчен утырткан. Аларны башкаларга тәкъдим иткәнче теплицада һәм бакчада үзе үстереп карый. Орлыкларның "Бычье сердце" дигәнен генә сатып алам, чөнки орлык ясап аны икенче елны утыртсаң, помидорлары вак һәм әз була, кешеләрне алдыйсым килми", - диде. Илдус абый яшелчә үстерүчеләр арасында ышаныч һәм дәрәҗә булдыра алган. Күрше Саба, Балтач районнарыннан да кәлшәләргә заказ биреп куйганнар. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев белән ярминкәләргә дә бик теләп йөриләр. Ә көчсез үсентеләрне исә үзенә утыртырга калдыра.

Илдус абый беренче каналдан бара торган "Поле чудес" тапшыруында катнашып та, үзенә фикердәш, киңәшче һәм яңа дус тапкан. Бөгелмә районының Зеленая Роща авылыннан бакчачы Франс Хәлилов белән шуннан бирле аралары өзелми икән. "Ул миңа бакчачылык буенча күп кенә китапларын бүләк итте. Очрашсак исә, сәгатьләр буенча сөйләшеп, гапләшеп утырабыз. Аның киңәшләре белән өч төрле виноград үстерәм", - диде ул.

Фидәлия апа: "Мин эшләргә түгел, өйрәтергә генә яратам", - дип шаяртса да, Илдус абыйның төп ярдәмчеләре - гаиләсе. Вахит авылы егете Ранифка тормышка чыккан кызлары Эльвира да, уллары Ильяс та хезмәттән курка торганнардан түгел. Әнә, Эльвира кечкенәдән үк әтисе янында чуалырга яраткан, чүп утыйм дип кишерләрне йолкыганын Илдус абый елмаеп искә алды. Киләчәктә алар теплицаларны фундамент белән, поликарбонаттан эшләп, төз түбә астына кертү турында да уйланалар. Шәт, анысын да булдырырлар. Әле аларның теплицалардан тыш ике сыерлары һәм абзар тулы башка мал-туарлары, кош-кортлары да бар. Абдуллиннар хуҗалыгында тормыш кайный, һәркемгә дә эш җитәрлек биредә. Нәкъ менә әлеге гаилә кебек тәвәккәлләр, тырышлар яшәтә бүген авылны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев