Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Урамнарга кәҗәләр хуҗа

Кукмараның 4нче урта мәктәбе тирәсенә йорт салып чыктык. Капка төпләребезне матурлау өчен чәчәкләр, агачлар утыртырга иде ниятебез. Әмма Кукмара халкының кәҗә асрыйсылары бар шул. Урамнарга алар хуҗа. Бала-чага мәктәпкә барганда - кайтканда чиясен, миләшен, шомыртын бер-ике генә данә кабып китсә дә, урамда үсеп утырган чәчәкләргә сокланып узса да, күңел сөенеп...

Кукмараның 4нче урта мәктәбе тирәсенә йорт салып чыктык. Капка төпләребезне матурлау өчен чәчәкләр, агачлар утыртырга иде ниятебез. Әмма Кукмара халкының кәҗә асрыйсылары бар шул. Урамнарга алар хуҗа. Бала-чага мәктәпкә барганда - кайтканда чиясен, миләшен, шомыртын бер-ике генә данә кабып китсә дә, урамда үсеп утырган чәчәкләргә сокланып узса да, күңел сөенеп кала бит. Чит илләргә чыксаң, шаккатасың - Төркия чәчәккә күмелгән, Белоруссиядә урам тулы җимеш агачы үсеп утыра. Кәҗә хуҗаларына карата поселок башкарма комитеты җитәкчелеге кайчан чара күрә башлар икән? Ел саен яз башында бу турыда бер сөйләшү булып ала да, онытыла. Штраф салынганы бармы аларга? Салынган очракта, исем-фамилияләрен күрсәтеп, бәлки газетага бирергәдер? Шуннан соң әллә оялып, кәҗәләрен урамга чыгармый башларлар?!

Наил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев