26 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Бизнес-десант” кукмаралыларда зур кызыксыну уятты
Республикабызның Икътисад министрлыгы Зур Кукмара мәдәният йортында укыту һәм эшмәкәрлекне популярлаштыру буенча "Бизнес-десант" дигән семинар үткәрде. Семинарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина ачып җибәрде. Бу чарада районыбызның уңышлы 33 эшмәкәре, үз эшләрен башлап җибәргән 33 зат һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ниятләгән 13 кеше катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган...
-
Үрәсбаш авылында яшәүче күп балалы әни Галина Никонорова: “Җиде бала – җиде шатлык”
Һәр сабый үз ризыгы белән туа, ди Үрәсбаш авылында яшәүче, җиде балага гомер биргән Галина Никонорова. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән кызы Аленага - 17, Альбинага - 14, Азалиягә - 11, Аделинага - 9, Альмирга - 8, Адельгә - 4, ә иң кечкенә Алинәгә 1,3 яшь. Кием-салым, ашау-эчү, балалар бакчасы...
-
Вахит авылында мәчет ачылды(+фото)
Бүген Вахит авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Бу көн күпләрнең хәтерендә зур вакыйга булып кереп калыр. Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез...
-
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов гимназия укучылары белән очрашты (фото)
Ул Кукмара беренче гимназиясенең 9-11 сыйныф укучыларына район юлларында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында сөйләде, "Өзелгән хыяллар" дигән ролик күрсәтте, юл йрөү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Очрашу Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу уңаеннан оештырылды.
-
Кукмара музеенда Әниләр көненә багышланган "Утырма" узды (фото)
Утырмада катнашучыларның кул эшләреннән "Кулларымнан гүя гөл тама" исемле күргәзмә оештырылды, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.
-
Көчле җил сигез гаиләне түбәсез калдырган
Башкортстандагы Әбҗәлил район үзәгендә көчле җил чыгу нәтиҗәсендә көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, бишләп машинага зыян салган. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Секундына 20 метр тизлек белән искән җил түбәне каерып алып, янәшәдәге «Газель» һәм тагын дүрт җиңел машинага зыян китергән. Табигать бәла-казасыннан сигез гаилә яшәгән йорт түбәсез...
-
Янил мәктәбенең балалар оешмасына шагыйрь, язучы Рәшит Бәшәр исеме бирелде
Янил урта мәктәбендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән татар теле укытучылары, китапханәчеләр, педагог-оештыручыларның берләштерелгән республика семинары булып узды. Семинар үз эченә төп 3 өлешне берләштерде. Беренче өлешендә Хисмәтова А.Х. районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Сүзтезмә темасын кабатлау" темасына ачык дәрес, Кәримуллина Ч.М. мәктәп китапханәчеләренә "Ачык капка"...