Үрәсбаш авылында яшәүче күп балалы әни Галина Никонорова: “Җиде бала – җиде шатлык”
Һәр сабый үз ризыгы белән туа, ди Үрәсбаш авылында яшәүче, җиде балага гомер биргән Галина Никонорова. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән кызы Аленага - 17, Альбинага - 14, Азалиягә - 11, Аделинага - 9, Альмирга - 8, Адельгә - 4, ә иң кечкенә Алинәгә 1,3 яшь. Кием-салым, ашау-эчү, балалар бакчасы...
Һәр сабый үз ризыгы белән туа, ди Үрәсбаш авылында яшәүче, җиде балага гомер биргән Галина Никонорова. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән кызы Аленага - 17, Альбинага - 14, Азалиягә - 11, Аделинага - 9, Альмирга - 8, Адельгә - 4, ә иң кечкенә Алинәгә 1,3 яшь.
Кием-салым, ашау-эчү, балалар бакчасы өчен түләүләр кыйммәт, дигән сылтау белән бүгенге көндә яшь гаиләләрнең күбесе бер-ике бала белән генә чикләнә. Ә менә биш кыз, ике малайга гомер биргән Галина:
-Ике бала - бер бала, бер бала - юк бала, дип борынгылар белми әйтмәгән. Сау-сәламәт булганда йөклелек чоры, бала табу сөенеч кенә ул, - ди.
Галина Никонорова тумышы белән Сәрдәүч авылыннан. Биш балалы гаиләдә дөньяга килгән кыз өч яшьлек вакытында ук әни назыннан мәхрүм кала.
-Әнинең вафатыннан соң, әтиебез башкача өйләнмәде. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала өчен әти дә, әни дә була белде. Камыр ашлары пешерергә бик оста иде ул. Мич коймагы, бәрәңге дучмакларының тәмен бер дә онытасым юк. Эх, әниебез исән булса, әтинең камыр ризыклары белән ул да сыйланыр, чәй эчәр иде, дип сабый күңелебез шулкадәр өзгәләнә иде. Аш-су әзерли башласам, ул вакытларны һәрчак искә алам, моннан 15 ел элек гүр иясе булган әтиебезне, аның төпле киңәшләрен, җылы карашын бик юксынам, - дип хатирәләргә бирелеп алды Галина. - Күп бала үстерү исә балачак хыялым иде. Ош.Юмья мәктәбен тәмамлап, Кукмарадагы һөнәри училищеда белем алып, пешекче һөнәрен үзләштердем дә, бер ел ашханәдә эшләгәннән соң, Үрәсбаш авылы егете Владимирга кияүгә чыктым. Тормышымнан бик канәгать, мин бик бәхетле. Йорт-җиребез җитеш, өебез сабыйларыбызның шат авазыннан шау-гөр килеп тора. Кая гына барсам да, гаиләмдә мине көтеп торучылар барлыгына сөенеп, ул-кызларымны сагынып кайтам. Балаларның бер-бер артлы йөгерешеп килеп, "әнием" дип муенга сарылу мизгелләрен, кичергән хис-тойгыларны берни белән дә алыштыру мөмкин түгел!
-Без әти белән әнигә җидәү идек. Шуның өчен минем дә җиде бала әтисе буласым килде. Пар канатым Галинага рәхмәт, ул каршы килмәде. Балалар бергә уйнап үсәләр бит алар. Үскәч тә бер-берсенә терәк булырлар дип ышанам. Зур гаилә - бәхетле гаилә ул, - ди гаилә башлыгы Владимир.
Күп бала тәрбияләү аеруча зур көч һәм сабырлык сорый. Никоноровлар гаиләсендә дә иң күп авырлык әниләре җилкәсенә төшәдер...
-Безнең гаиләдә иң яраткан, иң хөрмәткә лаек кеше - әниебез Фекла да бар. Ул барында миңа бик рәхәт. Балалар һәрчак аның карамагында. Өебезнең йозагы, уң кулыбыз ул безнең. Көн саен тәмле ашлар әзерләп, безне эштән көтеп алучы газиз кешебез сау-сәламәт кенә була күрсен, - ди Галина. - Балаларга кечкенәдән сарымсак, суган ашатам. Бәлки, шуңадыр да алай еш авырып борчымыйлар. Кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үсүнең, саф һавада еш булуның да бала организмына йогынтысы зур дип саныйм.
Өй җыештыру, бакчага утырткан яшелчә, җиләк-җимешләргә су сибү, чүп утау, уңышны җыеп алу, көтүгә чыгу, көн саен сыерларны каршылау, су буеннан каз-үрдәкләр алып кайту, кечкенә эне-сеңелләрен карашу - болар барысы да балаларга йөкләнгән.
-Ярый әле, әни кечкенә сеңлебезне алып кайткан, алайса безгә күңелсез булыр иде. Алинәбезнең "һөнәрләре" көннән-көн арта, аның белән шундый кызык, - диләр алар. - Әниебезне дә, әтине дә, әбине дә бик яратабыз. Әни атна саен ял көне тәмле әйберләр пешерә. Мантый, ит бәлеше һәм кыздырган чебине аеруча яратабыз.
-Киленем авылыбыздагы "Чулпан" балалар бакчасында пешекче булып эшли. Бик тырыш, эшчән ул. Төп йортка килгән һәркемне ачык йөз белән каршы ала, кунак итеп, хөрмәтләп озата, - ди Фекла апа. - Биш сыер малыбыз бар, тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне дә ел саен күп итеп алабыз. Мин олыгайдым инде, хәзер абзар-кура тирәсенә чыга алмыйм, өй тирәсендә генә кайнашам. Бар хезмәт яшьләр җилкәсенә төшә. Алга таба да дус-тату, тигез булсыннар. Балаларны исән-сау үстереп кеше итәргә, оныкчыклар сөяргә язсын иде әле.
Никоноровлар, күп балалы гаилә буларак, социаль яклау бүлегеннән субсидия ала. Балалар өчен бирелүче айлык пособиеләр дә иш янына куш, диләр алар. Ана капиталы акчалары хисабына йортларын төзекләндереп, балаларга аерым бүлмәләр ясаган булсалар, хөкүмәттән бушлай бирелгән җир кишәрлегенә исә киләчәктә өй төзергә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев