Янил мәктәбенең балалар оешмасына шагыйрь, язучы Рәшит Бәшәр исеме бирелде
Янил урта мәктәбендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән татар теле укытучылары, китапханәчеләр, педагог-оештыручыларның берләштерелгән республика семинары булып узды. Семинар үз эченә төп 3 өлешне берләштерде. Беренче өлешендә Хисмәтова А.Х. районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Сүзтезмә темасын кабатлау" темасына ачык дәрес, Кәримуллина Ч.М. мәктәп китапханәчеләренә "Ачык капка"...
Янил урта мәктәбендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән татар теле укытучылары, китапханәчеләр, педагог-оештыручыларның берләштерелгән республика семинары булып узды. Семинар үз эченә төп 3 өлешне берләштерде.
Беренче өлешендә Хисмәтова А.Х. районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Сүзтезмә темасын кабатлау" темасына ачык дәрес, Кәримуллина Ч.М. мәктәп китапханәчеләренә "Ачык капка" әсәре буенча "Рәшит Бәшәр иҗатында балачак чагылышы" исемле китап укучылар конференциясе, Галлямова Л.С. педагог-оештыручылар өчен "Көн дә игелекле эшләр кыл!" исемле балалар оешмасы җыены үткәрде.
Икенче бүлегендә мәктәпнең балалар оешмасына Янил авылында туып үскән, безнең мәктәбебездә белем алган балалар шагыйре, язучы Рәшит Бәшәр исеме бирелде. Әлеге оешмага багышланган почмак ачылды. Икенче сыйныф укучылары өчен бу көн бигрәк тә дулкынландыргыч булды, чөнки эзтабар галстугын аларга Рәшит ага үзе бәйләде.
Өченче өлешендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәгә Рәшит ага Бәшәр үзенең иҗатташ дуслары белән кайткан иде. "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, "Азатлык" радиосы журналисты Гайфулла Газизов, районыбызның "Ак калфак" җәмгыяте җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншиналар якташыбыз турында җылы сүзләрен әйттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар, мәктәбебезгә карата уңай фикерләрен җиткерделәр.
Әдәби-музыкаль кичә Рәшит Бәшәрнең шигырьләре, татар халкының моңлы җырлары, изге теләкле чыгышлар белән үрелеп барды. Укучылар "Ачык капка" повестеннән өзек сәхнәләштерделәр
- Сез - бирдә туып үскән, туган як туфрагыннан илһам алып яши торган иҗат кешесе. Китапларыгыздагы һәр шигырь, повесть, хикщя күңелгә ятышлы, якты хисләр, ихлас тойгылар уята, - дип мәктәп директоры Шакиров Ришат Рашит улы шагыйрьгә рәхмәтен җиткерде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.
Янил авыл җирлеге башлыгы Корбанов И.Х. та үзе һәм илебезгә даны таралган Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хөсәинов Н.Ф. исеменнән якташыбыз белән горурлануын белдерде, истәлек бүләге тапшырды.
Рәшит аганың һәр әсәрендә тирән фәлсәфә ята. Авыл язмышы, тел язмышы, милләт язмышы өчен борчылуларын да ул гап-гади сүзләр белән йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җиткерә. Аның балалар шигырьләре дә үзгә, башкаларныкына һич ошамаган. Әнә шундый кабатланмавы, ихласлыгы белән алдыра да, таң калдыра да шагыйрь. Үзе турында шагыйрь болай ди: "Мин төрле яшьтә була алам. Әгәр 5 яшьлек балалар өчен язсам, миңа 5 яшь, 10 яшьлекләр өчен мин 10 да, 15 яшьлекләр өчен булса - 15. Бары өлкәннәр өчен язганда гына үз яшемә менеп җитәм мин".
Рәшит Бәшәрнең безнең белән уртаклашырлык зур сөенече дә бар иде. Аның 16нчы китабы дөнья күрде. "Былбыл оясы" дип исемләнгән әлеге китапта 3 повесть һәм 9 хикәя урын алган. "Балаларга кечкенәдән үк үз халкының тарихын, йола, гореф-гадәтләрен төшендерергә кирәк. Алар барысын да аңлап үсәргә тиешләр. Шулай булмаганда нәтиҗәләр аянычлы була. Мисал китерәм. Матбугат чаң кага. Соңгы елларда 100 өйләнешүче парның 60тан артыгы аерыла. Сәбәбе нидә? Бу - замана баласының китап укып үсмәвендә. Икенче сәбәп - катнаш никахлар. Катнаш никахтан геннар бозыла, кеше башка милләткә әйләнеп куя. Катнаш никахлардан туган бала татар булмый, урыс та булмый торгандыр. Ул бөтенләй башка кеше була. Ата-ана моны белсен, баласына мөмкин кадәр шуны аңлатсын иде. Китабымдагы "Былбыл оясы" повесте дә шул проблеманы күтәрә. Ә "Сандугачлы күпер" повесте "Ачык капка" ның дәвамы, авылыбыз кешеләре, балачагым турында " -дип сөйләде Рәшит Бәшәр.
Бу кичә һәрбер катнашучыга күтәренке рух һәм яхшы кәеф бүләк итте. Ахырдан язучы Янил урта мәктәбе коллективына, укучыларга эчтәлекле, югары әзерлекле очрашу әзерләүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде, китапларын бүләк итте.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: мин кәефсез, күңелсез чакларымда Рәшит ага шигырьләрен кулыма алам. Уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр күңелдә җылы хисләр уята, күңелне күтәрә, рухландыра. Йөз яшә, Рәшит ага! Иҗат чишмәң мәңге сүрелмәсен, тынмасын. Кабат очрашулар насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев