26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан мөфтие абортлар турында: "Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә, аны саклау зарур"
Камил Сәмигуллин Мәскәүгә эш сәфәре вакытында "Хатын-кызлар тормыш өчен" дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина белән очрашты. Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашу дәвамында сүз үзара хезмәттәшлек итү турында барды,...
-
Ташлы-Елга кызы Гөлназ Сәлләмовага ярдәм итү йөзеннән Кукмарада хәйрия концерты оештырыла
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 11ноябрь көнне район Мәдәният йортына Ташлы-Елга авылында яшәүче Гөлназ Сәлләмовага ярдәм итү йөзеннән оештырылачак хәйрия концертына көтеп калабыз. Билет бәясе: 200 сум. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: СБЕРБАНК: карта номеры 4276 6200 2500 2332 Алучы: Саллямова Гульназ Мунировна. МЕГАФОН: +7 937 570 67 45 КИВИ...
-
Шөкер итәм (шигъри мизгел)
Иртән торгач шөкер итәм Күзләремне ачканга. Үзем, әти һәм әнием Исән - имин булганга. Шөкер итәм мәктәбемдә Белем ала алганга. Сыенырлык җылы өем Һәм ризыгым булганга. Шөкер итәм мин һәр көн дә, Тыныч таңнар атканга. Бу дөньяда тормыш ямен Тоеп яши алганга. Шөкер итәм! Нурсинә КУРАМШИНА, 5 сыйныф
-
Яшь җырчы Гөлназ Асаева белән Elvin Grey арасында ни бар?
Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде. "Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның...
-
Казан аквапаркында Түбән Новгород кызын үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланды
Яңа гына кияүгә чыккан кыз аквапаркта су коенганда кинәт үзен начар хис иткән, медикларның да ярдәме нәтиҗә бирмәгән. Бу атнада Түбән Новгородтан Казанга кунакка килгән 21 яшьлек кызның аквапаркта су коенганда вафат булуы турында хәбәр таралган иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий биргән мәгълүматларга...
-
Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакы алучы районнар исемлегендә Кукмара да бар
Республика буенча быелның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил итә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын - 18,4 мең сум тәшкил итә....
-
Безне гаепләмәгез
Бу атнада һава торышында әлләни үзгәрешләр көтелми. Иртәгә көндез бераз кар явуы ихтимал, 1 градус җылылык сакланачак. Кичкә 2 градуска кадәр суытачак. Атнаның калган көннәрендә безне болытлы һава көтә, көндезге температура җомга көнне +2 булса, якшәмбедә 0 градуска гына калачак. Кичләрен 2, 3 градус салкынлык күзәтеләчәк. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай хәбәр...
-
Кабат әтәч турында...
Бер язмамда әтәчебезне яманлап язган идем бит. Матур да түгел, усал да үзе дип. Ялгышканмын: үсеп өлгереп җитмәгән булган икән. Җәй буена үсеп, бик матур әтәчкә әйләнде ул. Үзенә карап кына торырлык, сокланырлык матур. Горур да әле үзе. Хәзер бик усал да түгел. Тавыкларга кагылмаска гына кирәк. Кагылсаң, башыңа менеп...
-
Нормабашта яшәүче Гадилә апа Фәйзриева 38 ел кино күрсәткән
Урра, авылга кино кайткан! Бүген кинога барабыз! Авыл җирлекләрендә яшәүче малай-шалайлар, кино куелу хакындагы белдерүне күрү белән, әнә шулай бар урамга сөрән сала торган булганнар. Кичен исә... һава торышының нинди булуына карамастан, мал-туарларын ябып, йорт тирәсендәге эшләрен төгәлләгән һәркем клубка - бәйрәм бүләк итүче янына ашыккан. Нормабаш авылында яшәүче, 38...
-
Рамазан аена туры килү сәбәпле, Сабан туе вакытлары үзгәрә
2017 елда Европа Сабан туе Литваның башкаласы Вильнус каласында узачак. Киләсе ел Сабан туйларына старт 13 май көнне Әстерхан шәһәрендә бирелер, дип көтелә. Ягъни XVII федераль Сабан туе милли бәйрәм сезонын ачып җибәрәчәк. Татарның милли җәүһәрләрен пропагандалый торган халык бәйрәме күптән инде авыл, җир кешесенең күңел ачу чарасыннан дөнья масштабында...
-
Агачларда сары моң гына (шигъри мизгел)
Ерагая ара, нинди юллары бар Туктатырга көннәр агышын? Еракларга киткән якларыңнан Ишетелә кебек тавышың. Киткән юлларыңа карый-карый, Сагыш кына каплый күземне. Сине сагынудан сыкрый йөрәк, Яшем белән юам йөземне. Көз көннәре бик ямансу була, Торналар да инде киттеләр. Сары яфракларга яшьләр тама: Кыр казлары елап үттеләр. Саубуллашам киек казлар белән,...
-
Сагынабыз сине, Резидә
Илдар Юзеевның "Таныш моңнар" поэмасын безнең буын кешеләре бигрәк тә яратты. Күңелләрдә уелып калган: "Резидәкәй, зәңгәр күлмәгеңне кайсы елгаларда чайкадың?" дигән җыр сүзләре, көе, моңы кемне генә әсир итмәгәндер. Нәкъ шул чорда авылда Резидәләр күп туды да инде. Шуларның берсе Балыклы авылында Зиннур абый белән Нурзидә апа гаиләсендә җитен чәчәгедәй...
-
Зур Сәрдек гимназиясендә “Әдәби хәзинә” дигән тапшыру төшерелгән
Зур Сәрдек гимназиясендә "Татарстан-Яңа гасыр" телевизион каналы журналистлары һәм якташыбыз, шагыйрь Газинур Морат белән очрашу булып узды. Гимназия укучылары Йолдыз һәм Мәрьям Шаһабиевалар, Илзия Шәйхетдинова, Язилә Фатыйхова, Әмир Бәдертдинов, Баязит һәм Азамат Моратовлар, Рисәнә Хантимерова, Айсылу Вәлиевалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Газинур Морат үзенең мәктәп елларындагы истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды,...