Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашта яшәүче Гадилә апа Фәйзриева 38 ел кино күрсәткән

Урра, авылга кино кайткан! Бүген кинога барабыз! Авыл җирлекләрендә яшәүче малай-шалайлар, кино куелу хакындагы белдерүне күрү белән, әнә шулай бар урамга сөрән сала торган булганнар. Кичен исә... һава торышының нинди булуына карамастан, мал-туарларын ябып, йорт тирәсендәге эшләрен төгәлләгән һәркем клубка - бәйрәм бүләк итүче янына ашыккан. Нормабаш авылында яшәүче, 38...

Урра, авылга кино кайткан! Бүген кинога барабыз! Авыл җирлекләрендә яшәүче малай-шалайлар, кино куелу хакындагы белдерүне күрү белән, әнә шулай бар урамга сөрән сала торган булганнар. Кичен исә... һава торышының нинди булуына карамастан, мал-туарларын ябып, йорт тирәсендәге эшләрен төгәлләгән һәркем клубка - бәйрәм бүләк итүче янына ашыккан. Нормабаш авылында яшәүче, 38 ел киномеханик булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гадилә апа Фәйзриева да ул вакытларны сагынып искә ала: "Бала-чага, яшьләр генә түгел, ак яулыклы әбиләр, чәчләрен чал сарган, таякка таянган бабайлар да киноны калдырмадылар. Аеруча һинд киноларын яраталар иде. Фильм соңында бергә җыелышып, геройларның язмышы өчен борчылып күз яше түгүләрне бер онытасым юк".

Гадилә апа - сугыш чоры баласы. 1941 елда әтисе яу кырына киткәч дөньяга килгән кыз газиз кешесенең сугыштан кайтуына өметләнеп, "әти" сүзен әйтергә зар-интизар булып яшәсә дә, кызганыч, аңа беркайчан бу бәхетле мизгелләрне кичерү насыйп булмый. Сугыш тәмамланырга бер ел калгач, гаилә башлыгының чит җирләрдә гомере өзелә.

-Гаиләдә бер малай, ике кыз идек. Әниебез безне, язмыш сынауларына бирешмичә, җил-яңгырдан саклап үстерде, тиешле тәрбия бирде. Авырлыклар бик күп күргәнгәдер инде, үзе дә 52 яшендә үк мәңгелеккә күзләрен йомды, - дип хатирәләргә бирелеп, моңсуланып алды язмабыз герое.

Мәктәпне тәмамлап, күмәк хуҗалык конторасына паспорт алырга килгән 18 яшьлек Гадиләне: "Авылга киномеханик кирәк. Иң элек Казанга барып әлеге һөнәрне үзләштер, аннары документыңны бирербез", - дип, башкалага юллыйлар. Бер ел Казанда укып, беренче категория киномеханик таныклыгы алып кайткан кыз 1960 елда Байлангар авылы клубында үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә.

-Электр уты юк заманнарда да киноны халык телендә "движок" дип йөртелә торган кечкенә күчмә двигатель ярдәмендә күрсәтә идек. Салкын, карлы-буранлы көннәрдә дә, яңгыр коеп яуганда, язгы-көзге пычракларда да эш урыныма ашыктым: Байлангар һәм Нормабашта кино куймаган көнебез бик сирәк булды, - дип сөйли Гадилә ханым Фәйзриева. - "Движок"ны бер авылдан икенчесенә җигүле ат ярдәмендә күчерәсең, киноларны җәйге чорда көн саен сөт ташый торган машина белән, ә көзге-кышкы айларда, трактор чанасына утырып, Кукмарага барып аласың, кайткач, 9ар, 10ар савыттагы кәтүкләрнең тасмасын кино күрсәтә торган аппаратка чорныйсың. Мәшәкате шактый күп булып, аппаратның объективы салкын клубларда парланып, ленталары өзелеп тилмертсә дә, шыгрым тулы залда авылдашларның шат йөзләрен күрү үзе бер бәйрәм иде. Киноаппаратны көйләп, кабызып җибәргәч, бар күңелне биләп алган рәхәтлекне дә сүз белән әйтеп бетерерлек түгел.

Кинофильмнарның барысы да диярлек 1,5-2 сәгать бара, билет бәясе өлкәннәргә - 20, ә бала-чагаларга 5 тиен була. Яхшылыкка, матурлыкка өндәүче, тәрбияви әһәмияте чиксез зур булган һинд, сугыш киноларын, балалар өчен фильмнарны авыл халкы аеруча яратып, бер сулыш белән карый.

-Байлангарда кинобудка клуб артында иде. Ә менә Нормабашта залның үзендә булса да, тамашачыларның мотор гүләве тавышыннан зарланганнарын хәтерләмим. Бер генә киноаппарат белән эшләгәндә бер өлештән икенчесенә күчкән вакыттагы өзеклекләрне дә канәгатьсезлек күрсәтмичә генә уздырып җибәрәләр иде. Авылга электр линияләре үткәрелеп, клубка ут кертелгәч, өстәмә тагын бер аппарат бирделәр. Ул исә хезмәтебезне күпкә җиңеләйтте, - дип сүзен дәвам итә Гадилә апа. - Кукмарага ай саен хисап тотарга бара идек. Район үзәгеннән бирелгән планны 120шәр процентка җиткереп үтәгәнлектән, аннан һәрчак мактау сүзләре генә ишетеп кайттым. Хезмәтем өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләндем, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булдым. Күп еллар дәвамында ярдәмчем булып, Байлангардан Фәрит исемле ир-ат эшләде. Ул белдерүләр язып элә иде, минем җаем булмаганда, сырхаулап киткән вакытларымда кинолар да күрсәтте. Зур Кукмарадан Миннегали, Манзарастан Рим, Зур Сәрдектән Кадрия, Ядегәрдән Мәгъсүмнәр дә ул заманда үз эшләренә чиксез бирелгән киномеханиклар булдылар. Киночелтәр үз эшчәнлеген туктатканчы, яшьтәшләр, хезмәттәшләр белән еш очраша, сөйләшеп сүзләребез бетми иде. Барысын да бик юксынам.

Шушы көннәрдә үзенең җитмеш биш яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гадилә апа тормыш иптәше Фидәил абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Алты оныклары, бер оныкчыклары өчен яраткан әби-бабай алар.

-Тормышымнан бик канәгатьмен, - ди хезмәт ветераны. - Гомер буе яраткан эшемдә халыкка хезмәт иттем. Бүгенге көндә барысына да шөкер итеп, бәхетле картлык кичерү - үзе зур бәхет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев