24 июль 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: “Оятымнан үләм дип торам”
Бу көннәрдә җырчы Илсөя Бәдертдинова 14 яшьлек улы Нариман белән чит илдә ял итә. Алар ял итә торган арада, Илсөянең бер кызык язмасын тәкъдим итәбез. «Күптән түгел бер танышларымның бәбәе туды. Бүген өйгә алып кайттылар. Котлап шалтыраттым. "Исеме ничек соң?" дим. - …, - ди. - Ха-ай, бигрәк бәләкәй икә-ә-ән…...
-
Чегән хатыны юравы
Июль - җәйнең иң матур, җылы ае. Табигатьнең җәй кочагында чәчәк аткан чагы. Сабантуйлар үткән. Авыл халкы янә җиң сызганып эшкә керешкән. Печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю һәм башка эшләр күп әле.
-
Төркәш авылында бер йортны яшен суккан (фото)
21 июльдә, көндезге сәгать беренче яртыларда Кукмара янгын-коткару частенә районыбызның Төркәш авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада фаҗига урынына кузгала. Ялкын телләре шулкадәр көчле була ки, торак йорт, яшәми торган өй, каралты-кура мизгел эчендә кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, кешеләр зыян күрми. Янгын чыгуның...
-
Ныртыда авыл җыены һәм велосипедчылар ярышы узды (фото)
Нырты авыл җирлегендә гөрләп авыл җыены узды. Бәйрәмнән соң печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю эшләре башланды. Ходай тырышкан кешегә көнен дә биреп тора, һава торышы да уңай. Янгыры да, кояшы да бар. Гел эш кенә алҗыта авыл халкын. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре Алевтина Алексеевна, Гөлнур Зиннатовна халыкка ял, бәйрәм оештырдылар....
-
Татарстанның пассажир автобусы һәлакәткә юлыккан
М5 «Урал» трассасының 940нчы чакрымында килеп чыккан юл һәлакәтендә Башкортстанның өч кешесе зыян күргән. Самара өлкәсенең Ставрополь районында «Вольво» пассажир автобусының (салонда 42 кеше була) 52 яшьлек шоферы үзеннән алда барган, 50 яшьлек ир-ат йөрткән «Вольво» йөк машинасына килеп бәрелгән, дип яза «Вести КАМАЗа». М5 «Урал» трассасының 940нчы чакрымында килеп...
-
Һәр көнгә сөенеп яшик
Самардан Ижевскига баручы автобусның һәләкәткә очравы күпләрне тетрәндергәннер. Бик кызганыч, мондый аяныч хәлләр еш булып тора: һавада - самолет шартлый, суда - теплоход бата, юлларда көн саен диярлек үлем. Ә бит беребез дә чыгып киткәндә мондый хәлгә юлыгырбыз дип үтәр сыман тоела. Юлга чыкканда да бәхилләшеп китәргә кирәк икән, дигән...
-
Арзан бәягә район газетасына языл һәм акциядә катнаш!
Төп приз - тузан суырткыч
-
Нормабашта балыкчылар өчен ярыш узачак
29 июльдә Кукмара районы Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Ярышның шарты - бары тик поплавоклы (тәләкәле) бер кармак белән генә тотарга. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Шул ук вакытта җиләк җыючылар өчен дә ярыш оештырыла. Иң күп җиләк җыйган өч кешене бүләк...
-
Район мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләгән проект грантка ия булды
Туристлык җиһазлары алырга грант оту өчен республика шәһәр һәм районнары арасында конкурс игълан ителгән иде.