Чегән хатыны юравы
Июль - җәйнең иң матур, җылы ае. Табигатьнең җәй кочагында чәчәк аткан чагы. Сабантуйлар үткән. Авыл халкы янә җиң сызганып эшкә керешкән. Печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю һәм башка эшләр күп әле.
...Халидә, кичкырын төрле уйларга чумып, аларны үзенчә тәртипкә салырга тырышып карады, тик барып чыкмады. Күңелсез уйлар аны бөтереп алып, упкынга өстерәгән кебек иде. Әйе, бик авыр иде аңа ике ут арасында яну. Сөйгәне аннан читтә, сөймәгәне янында йөри. Араны да өзә алмый интегә. Йокысыз үткәргән төннәр, күз яшьләренә чыланган мендәрләр... Тәмам алҗытып, хәлсезләндерде бу халәт аны.
Кинәт ул көлешкән, сөйләшкән тавышлардан айнып киткәндәй булды. Дус кызлары килгән икән янына. Алар, берсен-берсе уздыра-уздыра, яңалык сөйли: чегәннәр килгән, авыл башындагы буа кырында тукталганнар, үткәннәрне дөрес әйтәләр, алдагысын да юрыйлар икән... Авылдан яннарына баручылар да булган. Кемнең генә киләчәген, ниләр күрәчәген беләсе килми соң?
Кызлар бергәләп чегәннәр янына барырга булдылар. Кояш баеп, кичке караңгылык төшеп килгән вакыт иде. Су буендагы тал-тирәкле, яшел чирәмле юлдан тиз-тиз атладылар, тормышларында ниләр буласын тизрәк беләселәре килә иде, гүя.
Менә чатырлар күренде. Сихри тынлык.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 21 июль саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев