Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ныртыда авыл җыены һәм велосипедчылар ярышы узды (фото)

Нырты авыл җирлегендә гөрләп авыл җыены узды. Бәйрәмнән соң печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю эшләре башланды. Ходай тырышкан кешегә көнен дә биреп тора, һава торышы да уңай. Янгыры да, кояшы да бар. Гел эш кенә алҗыта авыл халкын. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре Алевтина Алексеевна, Гөлнур Зиннатовна халыкка ял, бәйрәм оештырдылар....

Нырты авыл җирлегендә гөрләп авыл җыены узды. Бәйрәмнән соң печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю эшләре башланды. Ходай тырышкан кешегә көнен дә биреп тора, һава торышы да уңай. Янгыры да, кояшы да бар. Гел эш кенә алҗыта авыл халкын. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре Алевтина Алексеевна, Гөлнур Зиннатовна халыкка ял, бәйрәм оештырдылар.

22 июль көнне велосипедчылар ярышы булды. Чарада олысы-кечесе катнашты. Иң яш велосипедчылар абыйлы-энеле Фәхретдиновлар булды. Авылыбызның иң актив егетләренең берсе Халиков Вильдар велосипедта төрле трюклар башкарды.Ә инде велосипедлары булмаганнар йөгерде, марафонда иң өлкән катнашучы Абзалова Газилә апа булды, бирешмәде финишка хәтле йөгерде. Ә андан соң үзебезнең якта үскән шифалы үләннәр, коймак, җиләк кайнатмалары, самавар чәе белән сыйландык. Авыл дәртле музыкага күмелде. Олысы-кечесе төнгә хәтле биеде. Гармунчыларыбыз да тик тормады: Хәйруллин Рафаил һәм Хуҗиева Рауза апа үз гармуннарында дәртле авыл көйләре башкардылар. Ныртының иң оста җырчылары Мәрьям апа Кәримова, Гөлнур Иванова матур җырларын бүләк иттеләр.

Эшләргә, яшәргә дәрт, көч өстәлде. Вакытында эш тә, ял итүе дә кирәк шул.

Нырты авылы халкы исеменнән Валентина Кузьмина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев