21 июльдә, көндезге сәгать беренче яртыларда Кукмара янгын-коткару частенә районыбызның Төркәш авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада фаҗига урынына кузгала. Ялкын телләре шулкадәр көчле була ки, торак йорт, яшәми торган өй, каралты-кура мизгел эчендә кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, кешеләр зыян күрми. Янгын чыгуның...
21 июльдә, көндезге сәгать беренче яртыларда Кукмара янгын-коткару частенә районыбызның Төркәш авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада фаҗига урынына кузгала. Ялкын телләре шулкадәр көчле була ки, торак йорт, яшәми торган өй, каралты-кура мизгел эчендә кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, кешеләр зыян күрми.
Янгын чыгуның сәбәбе: яшен сугу.
Хәбәр һәм фотолар Кукмара янгын-коткару частеннән алынды.






Нет комментариев