24 апрель 2017 яңалыклары
-
Кукмараның яшь йолдызчыклары “Пирамида” сәхнәсен гөрләтте
Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гала-концерты узды. Анда фестивальнең иң яхшы номерлары чыгыш ясады. Җырчы-биючеләр арасында кукмаралылар да бар иде. "Киндер сюрприз" (күппрофильле лицей, җитәкчесе Миләүшә Закирова), "Выше радуги" (балалар сәнгать мәктәбе, кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Венера Гыйләҗева) вокаль ансамбльләре "Пирамида" сәхнәсен гөрләтте. Илзирә Зарипова (җитәкчесе Лилия Нурмеева) соло-вокал...
-
Район Советында узган утырыштан фоторепортаж
-
Кукмара музее кунаклары – Югары Чура мәктәбе укучылары (фото)
"Музей язы" акциясе кысаларында Кукмара музеена Югары Чура мәктәбе укучылары килде. Лилия Галимуллина укучыларга тәфсилле экскурсия оештырды, район тарихы белән бәйле сорауларына җавап бирде.
-
Кукмараның шәһәр булуы нәрсә бирә: инвестицияләр, статус һәм... Элвин Грей! (фото)
17 апрель көнне Татарстан республикасы Дәүләт Советы сессиясенең 27-нче утырылышында Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе шәһәр статусын алды. Шул рәвешчә, Кукмара Татарстан картасында 24нче шәһәргә әйләнде. Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчеләре шәһәрдә булып, яңа статусның Кукмарага нәрсә бирүе белән кызыксынды. - Егерменче ноябрь көнне безнең поселокта референдум үтте, анда Кукмара халкының 60%...
-
Манзарас мәктәбендә иншалар конкурсы үтте
Манзарас мәктәбендә "Мәдәният һәм фән халыкларны берләштерә" дигән темага иншалар конкурсы узды. Бәйгедә 2-10 сыйныф укучылары аеруча актив катнашты. Конкурсның җиңүчеләренә террорлыкка каршы комиссия һәм район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте тарих укытучысы Чулпан Миннемуллина.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация Татарстан Халыкларының III Съездында катнашты (фото)
Казанның "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Халыкларының III Съезды узды. Анда республика районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 730 делегат катнашты. Чарага барлыгы меңнән артык кеше чакырылган иде. Кукмарадан район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә тугыз делегат катнашты. Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы...
-
Район Советында киңәйтелгән утырыш узды
Утырышта санитар-экологик икейалыгы, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына хәзерлек, язгы-кыр эшләрен уздыру мәсьәләләре турында сөйләшенде. Район башлыгы Сергей Димитриев һәр тармакка төгәл бурычлар билгеләде.
-
Түбән Өскебаш авылында янгын чыгып бернәрсәсез урамда калган Мөхәмәтнуровлар гаиләсенә ярдәм кирәк
20 апрельдә Түбән Өскебаш авылындагы Гафур Мөхәмәтнуров хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җир, каралты-кура - һәммәсе кара күмергә әйләнә. Бүгенге көндә биш балалы гаиләне күршеләре үзләренә сыендырган. Алар райондашларның, игелекле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитларын тәкъдим итәбез. РЕКВИЗИТЫ БАНКА ДЛЯ РУБЛЕВЫХ ПЕРЕВОДОВ Банк получателя - Доп.офис №8610/0737 ПАО...
-
Чуллыда яшәүче Шәрифҗан абыйга 90 тулды (фото)
Чуллы авылында яшәүче Шәрифҗан абый Җиһаншин үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов, җирлекнең ветераннар советы...
-
Кукмараның “Ромашка” балалар бакчасы грант отты
Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 105 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе вәкилләре, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы...
-
“Кайнар линия” телефоны эшли
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар линия" телефоны номерлары: 2-60-57, 2-69-70.
-
Өлгедә “Библиотөн” интеллектуаль уены үтте (фото)
Өлге авылы китапханәсендә экология буенча "Без - табигать дуслары" дигән "Библиотөн" интеллектуаль уены үткәрелде. Әлеге чарага төрле яшьтәге китап укучылары кунакка чакырылган иде. Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата кайгыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш...