24 март 2017 яңалыклары
-
Дусай моңы авылдашларны бергә җыйды
"Нәкъ урман артында бардыр бер авыл..." Габдулла Тукайның бу сүзләре Ятмас-Дусайга да бик туры килеп тора. "Син Дусайныкымыни? Ә-ә-ә урман арты кешеләре бит әле сез", - дип дәшүләре күңелгә бик ятып бетмәсә дә, авылыбыз өчен горурлык хисе барыбер өстен чыга. "Күз чишмәсе", "Әби патша юлы", "Кәрпи алпавыт урманы", "Мишә елгасы",...
-
Балачакның бер мизгеле дә хәтердән җуелмаган
Кеше күңеленең ишеген ачып карасаң, анда мөлдерәмә балачак пәйда була. Балачак... Аның бер генә мизгеле дә хәтердән җуелмаган. Минем дә кайбер хатирәләр белән уртаклашасым килә. Кукмара - гомер бишегем дисәм, һич тә ялгыш булмас, чөнки аның белән биш-алты яшьләрдән алып 48 ел гомерем бәйләнгән. Кая гына барсам да, Кукмарама ашкынып...
-
Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Алдагы төндә, якынча сәгать 3тә, Татарстан Республикасын янә буран каплаячак. Шул сәбәпле, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына...
-
“Алтын битлек” республика конкурсында дипломант булды
Казанда балалар-яшүсмерләр театр коллективлары арасында республикакүләм "Иделкәем" смотр-конкурсы узды. Бәйгедә Зур Сәрдек мәдәният йортында Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Алтын битлек" коллективы да катнашты һәм конкурсның дипломанты булды, дип яза "Наш Кукмор".
-
Район прокуроры “Шәфкать” үзәгендә тернәкләнү узучы балаларның әти-әниләре белән очрашты (фото)
"Шәфкать" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләнү үзәгендә "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, социаль яклау бүлеге хезмәткәре Регина Мусина, "Тылсым" үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәкова, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Гаянова, район үзәк дәваханәсенең балалар табибы Фирдания Саләхова, хезмәт һәм мәшгульлек...
-
Кукмара төбәкне өйрәнү музее кунаклары - Пенәгәр мәктәбе укучылары (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Пенәгәр авылы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр. Аларны экскурсовод Галимуллина Лилия Кукмара районының тарихы белән таныштырды.
-
Тат.Тулба китапханәчесе балалар белән экологиягә багышланган тәрбия сәгате уздырды
Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру; суның кеше тормышышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында белешмә бирү, укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү, су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү максатында Тат.Тулба авылы китапханәсендә "Могҗизалы су" дигән кичә узды. Чара башлангыч сыйныф укучылары белән оештырылды. Суы йомшак дип, авылдашларыбыз яратып эчә...
-
“Зинһар, кызымны ташлама”
Дустым Әлфирәгә мәчеләрне, гомумән, телсез җан ияләрен кызгану, ярату, уй-теләкләрен аңлау мәрхүмә әнисеннән күчкән. Әнисе Тәнзилә әби дә үзе урамда йөри алганчы кошларны, эт-мәчеләрне кайгыртты. Аналы-кызлы икәү урамда калтырап торган мәчеләрне өйләренә алып кайтып карыйлар, кайберәүләр исә үзләренә кирәксезгә чыккан җан ияләрен аларның ишек төпләренә куеп китәләр иде. Әнисе үлгәч...
-
Поселокта яшәүчеләр игьтибарына!
31 мартка кадәр 2017 ел өчен узара салып акчаларын түләвегез сорала. Түләүчеләр поселок Советы бухгалтериясендә, бердәм исәпләү үзәгендә кабул ителә.
-
Мәмәшир клубында өлкәннәр үзләренең истәлекләрен яңартты (фото)
Мәмәшир авылы мәдәният йортында, мәдәният, театр көннәре уңаеннан, "Җәүһәр" клубына йөрүчеләр белән "Сәхнә дигән олы тәхет" дигән кичә үткәрелде. Чарада моннан 20-25 ел элек спектакльләр уйнап йөргән өлкән үзешчәннәребез үзләренең истәлекләрен яңарттылар.Татарстан радиосында эшләгән Нигъмәтуллин Харис абый хезмәт чорында аралашкан халкыбызның күренекле шәхесләре С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, З.Басыйрова һ.б. турында сөйләп үтте....