Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Зинһар, кызымны ташлама”

Дустым Әлфирәгә мәчеләрне, гомумән, телсез җан ияләрен кызгану, ярату, уй-теләкләрен аңлау мәрхүмә әнисеннән күчкән. Әнисе Тәнзилә әби дә үзе урамда йөри алганчы кошларны, эт-мәчеләрне кайгыртты. Аналы-кызлы икәү урамда калтырап торган мәчеләрне өйләренә алып кайтып карыйлар, кайберәүләр исә үзләренә кирәксезгә чыккан җан ияләрен аларның ишек төпләренә куеп китәләр иде. Әнисе үлгәч...

Дустым Әлфирәгә мәчеләрне, гомумән, телсез җан ияләрен кызгану, ярату, уй-теләкләрен аңлау мәрхүмә әнисеннән күчкән. Әнисе Тәнзилә әби дә үзе урамда йөри алганчы кошларны, эт-мәчеләрне кайгыртты. Аналы-кызлы икәү урамда калтырап торган мәчеләрне өйләренә алып кайтып карыйлар, кайберәүләр исә үзләренә кирәксезгә чыккан җан ияләрен аларның ишек төпләренә куеп китәләр иде.

Әнисе үлгәч тә, Әлфирә өйдәге мәчеләрен дә, урамдагыларын да тәрбияләүне дәвам итте. Аларга макарон, ярма, балык пешереп ашатты, сөт, су эчерде. Тик быел, һич уйламаганда, шушы мәрхәмәтле хатынны йөрәк өянәге эләктереп алды. Беркөнне ул тизрәк керүемне сорап, миңа чылтыратты. Кергәч, хәлсез тавыш белән: "Әлфинур, зинһар, мәчеләремне кара әле", - дип, өй, подвал ачкычын калдырды. Мәчеләрен ничек тәрбияләргә кирәген, урамдагыларына нәрсә пешерәсен, нәрсәне яратып ашауларын, нинди ризыкларны өнәмәүләрен - бәйнә-бәйнә аңлатты. "Запас ашамлыклар беткәч, үзең алырсың, мәчеләрне караганга түләрмен", - дип, "Ашыгыч ярдәм" белән китеп барды.

Мәче карыйм дип әйтүе генә ансат, өйдәгеләре талымлы, урам мәчеләре ашаганны ашамыйлар да икән.

Әлфирә өчен борчылдым, пенсиядә булса да, чирләп киткәнче эшли иде бит әле, хәзер нишләр инде... 7-8 мең сум пенсияне фатирга түлисеңме, үзеңә ашарга аласыңмы, өйдәге - биш, урамдагы ун-унбиш мәчене ашатасыңмы?..

Ә авырып киткәч, бигрәк тә инде, күпме акча кирәген үз башына төшкән кеше генә белә. Гөнаһсыз җан ияләрен 20 көн карагач, аңладым мин Әлфирәнең хәлләрен.

Ярый, мәчеләрне тәрбияләргә керештем, алар өчен кибеттән алынган пакетлы ашамлыкларын ничек тә янгарак калдырып, үзебезнең майлырак, кипкәнрәк итләрне бирәм. Урамдагыларга искерәк ярмалар пешереп, кәстрүл, чүмеч күтәреп, курка-курка подвал ишеген ачып, Әлфирә әзерләп куйган савытларга су, ашарга салам, аннан бүтән җирдәгеләрен ашатырга китәм.

Фатирны ачып кереп, Әлфирәнең балалары урынына күреп яраткан, күз карасыдай биш мәчесен сыйлыйм. Зур күзле, нәселле ике мәчене - Даша белән Миләүшәне аерым бүлмәгә ябып ашатасы, чөнки әле алар назланып, "китап кушканча" кырык кат чәйнәп ашаганчы, гади мәчеләрнең үз алларындагыны тиз арада сыпырып куеп, боларныкына ябышулары бар.

Алар ашаган арада, "бәдрәфләрен" җыештырып алам, махсус сеңдергечләрне чүплеккә түгеп, яңаларын салам.

Мәчеләр, рәхмәт инде дигәндәй, ишек төбенә кадәр озатып киләләр. Берничә көннән алар мине аяк тавышымнан таный башладылар. Бер-ике кибетне урап, мәчеләр өчен кибеттә махсус сатылучы ризыкның арзанрагын эзләп таптым. Аны да әле рәхәтләндереп ашатмыйча, күбрәк ярмалар биреп, анысын "десертка" гына салдым.

Аннан инвалид иремне җайлап-көйләп, кайбер көнне өйдә пешеренеп, өлгермәсәм, кибет ризыгын алып, Әлфирә янына сырхауханәгә йөгерәм. Ул, мин килеп керүгә, беренче сүз итеп мәчеләрен сораша: "Ябыкмадылармы, ашыйлармы, чирләмиләрме, урамдагыларына пешерәсеңме?" Киткәндә дә: "Су, сөт салырга онытма, рәхмәт инде сиңа", - дип озатып кала.

Беркөнне кәстрүл тотып йөргәндә подъезд күршем, бик ачык йөзле, җор телле Алмаз очрады. "Болай да җиңел түгел иде бит инде сиңа, мәче карау гына кирәк идеме?" - диде ул, аптыраулы һәм кызганулы тавыш белән.

- Нишлим, әманәткә хыянәт итмәм бит инде! - мин әйтәм. - Әлфирәнең әнисе Тәнзилә әби белән бик якын дус идем бит, ул минем әти-әни рухына күпме дога кылды. Авырып киткәч тә янына һәрвакыт кердем. Бер керүемдә калтыранган кулларына минем кулларны алып: "Сине бик нык яратам, кызым кебек күрәм, соңгы гозерем бар, зинһар, нинди хәлдә дә кызымны ташлама", - диде.

Әлфирә сырхауханәдән кайтты, ишек төбендә үзенә төбәлгән мәчеләрен күреп күңеле тулды. Рәхмәтләр укып, синең хезмәтеңә бу гына аз инде дә дип, миңа 500 сум акча сузды. Мин аңардан акча аламмы инде?! Кылган игелегең, иртәме-соңмы, үзеңә игелек булып кайта бит ул. Әлфирә үзе дә безгә игелек кылган кеше. Сыңар аяклы инвалид ирем былтыр мин туган авылга кайтып килгән арада исән аягына ялгыш кайнар шулпа койгач, шушы ук Әлфирә безгә ун көн кереп, иремә укол ясап йөрде. Тезәлеп китә алмагач, сырхауханәгә кердек, анда да, килмә дип торуыбызга да карамастан, туганнарыбыз кебек ризык пешереп килеп, һәрчак хәл белеп торды.

Шулай, Аллаһ сынавын да, шул сынау-авырлыкны күтәрешергә мәрхәмәтле кешеләрен дә бирә.

Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев