Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачакның бер мизгеле дә хәтердән җуелмаган

Кеше күңеленең ишеген ачып карасаң, анда мөлдерәмә балачак пәйда була. Балачак... Аның бер генә мизгеле дә хәтердән җуелмаган. Минем дә кайбер хатирәләр белән уртаклашасым килә. Кукмара - гомер бишегем дисәм, һич тә ялгыш булмас, чөнки аның белән биш-алты яшьләрдән алып 48 ел гомерем бәйләнгән. Кая гына барсам да, Кукмарама ашкынып...

Кеше күңеленең ишеген ачып карасаң, анда мөлдерәмә балачак пәйда була. Балачак... Аның бер генә мизгеле дә хәтердән җуелмаган. Минем дә кайбер хатирәләр белән уртаклашасым килә.

Кукмара - гомер бишегем дисәм, һич тә ялгыш булмас, чөнки аның белән биш-алты яшьләрдән алып 48 ел гомерем бәйләнгән. Кая гына барсам да, Кукмарама ашкынып кайтам.

Мин чыгышым белән Салтык Ерыклы авылыннан. Кечкенә чагымнан ук әбиемә ияреп, Кукмарада яшәүче тәтәмнәргә кунакка бару минем өчен зур шатлык була иде. Ул чакта төп транспорт чарасы җигүле ат булгандыр. Тәтәмнәр дүртенче номер дип аталган йортның өченче катында яшиләр иде. Аның белән, тимер юл аша чыгып, Туеш коесыннан чиләк-көянтә белән су алып кайтканыбыз хәтердә. Тәтәмнең: "Кызу-кызу чыгыйк, алайса, поезд таптап китәр", - дигәне йөрәккә уелып калган. Ә су шушы йорт янында ук булган. Юл аркылы чыккач, киртә белән әйләндереп алынган бакча бар иде. Аның эчендә кара бура, шунда кереп, биш тиенлек марка биреп, су алырга була иде. Мондый бура беренче гимназия артындагы бакчада да булган. Ә Туеш коесына суны бушка алып булганга күрә йөргәннәр.

Тәтәм яследә эшли иде. Берсендә, аңа ияреп, эш урынын күрергә бардым (хәзерге тернәкләндерү үзәге). Андагы чисталыкны - ялтырап торган идәннәрне, стеналарны күреп шаккаттым. Авыл баласының андый биналарны күргәне бармыни?!

Икенче сыйныфта укыганда әбием белән базарга кипкән урман чикләвеге һәм алма сатарга килгәнебез истә. Безнең алмагачлар бик күп иде. Базарның исә алтынчы тегү фабрикасы каршында, Ленин бакчасы буйлап урнашканы хәтеремдә.

Апам Фирдәүсәнең итек фабрикасында эшләп, Майский урамындагы тулай торакта яшәгән чаклары. Мин аларга кунакка килгәләдем. Бу - 1964-70 еллар. Бер бүлмәдә җиде кыз торалар иде. Гади генә юынгыч, ашау пешерә торган электр плиткасы бүлмәне тагын да тарайта. Шулай булса да, чиккән ашъяулыклары, мендәрләре, карават кырыйлары бүлмәгә ямь биреп тора иде. Бурсык-Елгадан ачык йөзле Нурания апа, Салтык-Ерыклыдан Равия апа, Мамадыш районы Алгай авылыннан Роза апаларга карата хөрмәт һәм сагыну хисләре әле дә күңелемдә саклана.

Ә 1969 елдан мин үзем дә Кукмарада яши башладым. Ул елларда пычрак ерып йөрүләр, ташкүмер, брикет ягып өйне җылыткан, яртышар көн диярлек ипигә, сөткә чират торган вакытлар һич тә онытылмый. Хәзер тормышыбыз әйбәт, юллар төзек, кибеттә ни телисең шул бар, шөкер итеп яшәргә генә кирәк.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев