23 июнь 2016 яңалыклары
-
Күрше Мамадыш районында бер бала суга батып үлгән
Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлгән. Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде. Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан соң, Мамадыш районы Зур Шия...
-
Кукмарада 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана
Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны - 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары ,...
-
Кукмарада яшәүчеләр бакчаларыннан бер метрлы кәлтә тотканнар (фото)
Поселокның Беркутов урамы, 16 йортта яшәүчеләр үзләренең бакчаларында бер метр озынлыктагы кәлтә тоталар. -Ишегалдында йорт эшләре белән мәшгуль идек. Шулчак бакчада нәрсәдер тирәсендә ыгы-зыгы килүче каргага күзебез төште. Якынрак барып карасак, зур гына кәлтәне күреп алдык. Экзотик кунакны үзебездә күреп аптырап, бераз каушап, куркып та калдык әле. Мондый хәлне бакчада...
-
Бала белән пляжда ял итү куркынычмы? (Фәридә Әхмәтшина фикере)
Җәйге кызу көннәрдә су буенда пляжда гына ял итәсе килә. Әмма кечкенә балалары булган ата-аналарга пляжга барганчы берникадәр әзерләнергә кирәк, чөнки өлкәннәр пляжда ял итсә, балалар анда уйный, йөгерә, яңа урынны танып белергә омтыла. Шуңа да баланы төрле хәвеф-хәтәрдән саклау чараларын белү мөһим. 1. Ком. Комда яланаяк йөрү бик файдалы!...
-
Булат Нигъмәтуллин гаиләсеннән башка гына ял иткән
Татар эстрадасы артистлары чит төбәкләрдә уза торган милли бәйрәмебез - Сабан туенда катнашып кына тора. Бу көннәрдә популяр җырчы Булат Нигъмәтуллин да сәяхәттән кайтып төште. Җырчы эшләп кенә калмаган, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгергән. - Безнең өчен Сабан туйлары быел 14 майдан ук Самара өлкәсенең Яңа Куйбыш шәһәрендә башланып китте....
-
Зур Сәрдектә балалар “Хәтер шәме” кабызды (фото)
1941 елның 22 июнь көне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Шул уңайдан, Зур Сәрдек гимназиясе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар белән билгесез солдат һәйкәле каршында "Хәтер шәме" акциясе үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер...
-
Кукмарага эш визиты белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин килде (фото)
Бүген районга ТР буенча эчке эшләр министры, полициянең генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде. Үзенең эш визиты барышында ул участок инспекторы Расим Шакировның Олыяз авылында урнашкан эш бүлмәсендә булды, җирлекнең ирекле халык дружиначылары (ДНД) белән очрашты. Олыяз урта мәктәбендә исә министр районыбызның дружиначылары тарафыннан алып барылган эшләр, "Форпост"чыларның, мәктәптә эшләп килүче хокук...
-
Кукмарада Яшьләр көне уңаеннан төрле чаралар узачак
27 июнь - Яшьләр көне. Әлеге бәйрәм көне кысаларында 25 июньдә Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда спорт ярышлары (гер күтәрү, кул көрәше, шахмат), районыбызның яшь үзешчәннәре катнашында концерт, төрле уеннар, дискотека үткәреләчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.
-
Подписка төгәлләнергә ике көн вакыт калды
Кадерле райондашлар! 25 июньдә газета-журналларга язылу төгәлләнә. Үзегез, әти-әниләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз вакытлы матбугат чараларына язылырга өлгердеме? Язылмаган булсагыз, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясе кысаларында якыннарыгызны "Хезмәт даны" һәм республика газета-журналлаырна яздырып калыгыз! Күп кенә райондашларыбыз да, бу акциягә кушылып, изге гамәл кылдылар. Вакыт тиз уза, икенче...