22 июнь 2016 яңалыклары
-
Батып үлгән үсмер мәете табылган
Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул...
-
Ана капиталы акчалата алыйм дисәң – ашык!
Ана капиталы 2016 елның 30 июненә кадәр генә биреләчәк дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр дөресеме? Зәринә Касыймова, Әлмәт. 30 июньдә ана капиталыннан акчалата бер тапкыр алырга мөмкин булган 20 мең сумны бирү вакыты төгәлләнә. Бу хокуктан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы алган һәм аны кулланмаган кешеләр файдалана ала....
-
Кукмаралыларны баш федераль инспектор кабул итте (фото)
Бүген Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итте. -Район җитәкчелегенең халык белән эшләве күренеп тора. Кабул итүгә язылучыларның да сораулары киңәш алу формасында гына иде. Бу халыкны борчыган...
-
Давыл турында кисәтү игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә. Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтимал. Җилнең давыллап көчәюе дә мөмкин. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитә. 23 июньдә көндез дә...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев белән турыдан-туры элемтә
Хөрмәтле райондашлар! Май аенда газета укучылар белән туры элемтә оештырылган иде. Аның барышында район башлыгына бик күп сораулар, фикер-тәкъдимнәр җиткерелде. Аларның барысы да район җитәкчелегенә тапшырылды, ә аннан үз чиратында җаваплы оешмаларга юлланды. Түбәндә сорауларны тәкъдим итәбез. Ә җавапларны "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз. -Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм Сергей Димитриевич!...
-
Кулга һәм аякка чыга торган каты сөялләрдән ничек котылырга?
Кулга һәм аякка чыга торган каты сөялләрдән уксус ярдәмендә котылырга була. Берничә ысулын тәкъдим итәбез. *1 стакан 9 процентлы уксуска ярты стакан вакланган суган кабыгы салып, 2 көн тотабыз. Кабыкны җиңелчә генә сыгып алабыз да сөялгә 1 сантиметр калынлыгында сылап, өстеннән полиэтилен белән каплап, төнгә бәйләп куябыз. Өч тапкыр шулай...
-
ЮХИДИ: Каеш эләктерү гомерне саклап кала
Соңгы вакытта Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча артып киткән. Һәлак булулар да, имгәнүләргә дә бер генә әйбер сәбәпче: ул да булса - куркынычсызлык каешларын эләктермәү... Мисал өчен, 16 июнь көнне 2.30 сәгатьтә Буа районында Казан - Ульяновск юлының 132 нче чакрымында "Лада Приора" автомобиле йөртүчесе тизлеген арттырып, кюветка төшеп китә....
-
Подписка төгәлләнергә өч көн вакыт калды
Республика газеталарына язылу вакыты озынайтылды. Район газетасына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Вакыт тиз уза, икенче яртыеллыкта да газетабыздан район хәбәрләре белән танышып барырга теләсәгез, аңа язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 594 сум. Газетага өч айга бүлеп яки ай саен да язылырга мөмкин....
-
Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды (фото)
Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
-
ЕГАИС – ялган аракыдан саклый
Алкоголь продукциясен ваклап сату оешмалары, 1 июльдән башлап, алкогольле эчемлекләр сату фактын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системада теркәргә тиеш булачак. Кукмара поселогындагы 40 сәүдә ноктасының 28е генә теркәүне тест режимында үти башлаганнар. Әлеге системага тоташуны тизләтү кирәк, чөнки бу эш билгеле бер вакыт таләп итә, соңгы мизгелдә генә тоташу мөмкин...
-
Кукмарада шәхси эшмәкәр #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциягә кукмаралылар да актив кушылды. Шәхси эшмәкәр Исаева Людмила Григорьевна бик теләп район газетасына язылды. -"Хезмәт даны" газетасын бик яратып укыйбыз, килүен көтеп алабыз, - ди ул. - Мондый төр акцияләр оештыру...
-
Кадерле ядкәрләр (фотолар)
Күршедә генә яшәүче Рашидә апабызны яратып һәм үз итеп "архив" дип йөртәбез. Ник дигәндә, аның кечкенә генә шәхси музеенда совет чорындагы открытка, чыршы уенчыклары, төрледән-төрле сувенирлар, матур әдәбият китапларыннан тыш, 1947, 1948 елгы стена календарьләре, 1896 елгы әбисенең калфагына кадәр бар. Ә инде иң кадерле ядкәрләр исә, әлбәттә, әти-әнисенең фронттан...