ЕГАИС ялган аракыдан саклый
Ялган аракыга көрәш максатында узган елның октябрендә Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кертү буенча пилот проект старт алган иде. Ул спиртлы эчемлекләрне сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган алкоголь продукциясен ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар быелның 1 гыйнварында республикада кулланыла башлады. Ягъни, барлык кибетләр һәм...
Ялган аракыга көрәш максатында узган елның октябрендә Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кертү буенча пилот проект старт алган иде. Ул спиртлы эчемлекләрне сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган алкоголь продукциясен ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар быелның 1 гыйнварында республикада кулланыла башлады. Ягъни, барлык кибетләр һәм складларга тиешле җиһазлар куелырга тиеш иде.
Әлеге система белән тулырак таныштыру өчен Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-ревизия бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.
-Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләрнең күбесе бу яңалыкны уңай кабул итте. Әмма бәясе кыйммәт, дигән икеләнүле фикерләрне дә ишетергә туры килде. Шулай да беркем яңалыктан читтә калмады. Атна саен диярлек видеокиңәшмәләр, алкогольне ваклап сатучы кибетчеләр, күпләп сатучы оешмалар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында очрашулар, консультацияләр оештырылды. Нәтиҗәдә бүгенге көндә Кукмара районында алкоголь сатучы 167 кибет белән 38 ваклап сату предприятиесе әлеге системага кушылды.
Системаның эш тәртибе бер дә катлаулы түгел. Касса аппаратларына махсус техника ялгана. Кассир алкоголь продукциясендәге кодны укый, нәтиҗәдә махсус программа әлеге товарның алкоголь икәнлеген таный һәм штрих-кодтагы мәгълүматны тагын бер кат кертергә куша. Әлеге код автомат рәвештә ЕГАИС системасына җибәрелә. Чекта бу эчемлек турында мәгълүмат урнаштырылганлыктан, сатып алучы алкоголь продукциясенең чынмы-юкмы икәнлеген тикшерә ала.
-Әлеге система кайчаннан эшли башлый?
-Быелның 1 июленнән - шәһәрләрдәге, ә 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендәге кибетләр, алкогольнең акциз маркаларындагы мәгълүматларны укып, ЕГАИСтагы Россия дәүләт алкогольне көйләү органнарына җибәрә торган сканерлар белән җиһазландырылып беткән булырга тиеш. Системага тоташмаганнар исерткеч эчемлекләр белән сату итә алмаячак.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: быелның 1 гыйнварыннан ваклап сатучы кибетләрдә электрон яисә кәгазь вариантта сатылган спиртлы эчемлекләрнең исәбен алып бару журналы булдыру мөһим.
-Барлык авыл җирлекләрендә дә системага тоташу мөмкинлеге бармы?
-Чыннан да, районның кайбер авылларында интернет челтәре белән бәйле проблемалар юк түгел. Шулай ук кәрәзле телефон элемтәсен дә җайга саласы бар. Әмма бер ел эчендә әлеге мәсьәләләр хәл ителер, дип уйлыйм.
-Система дөрес эшләмәгән һәм алынган продукция кертелеп бетмәгән очракта нинди җаваплылык карала?
-Быелның 1 апреленнән алкоголь сатып алу мәгълүматларын ЕГАИСта теркәргә кирәк. Тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар. Рәсми затларга - 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум штраф каралган.
Административ чаралар куллануга юлыкмас өчен агымдагы елның 1 кварталында сатып алынган алкоголь продукциясе турында мәгълүматларның Татарстан Дәүләт алкогольинспекциясе форматындагы айлык хисапларда, Россия Дәүләт алкогольне көйләү форматындагы квартал саен бирелә торган декларацияләрдә дөреслеген тәэмин итергә кирәк. Аларны беренчел документлар, алкоголь продукциясен китерүчеләрнең, шулай ук ЕГАИС мәгълүматлары белән чагыштырырга киңәш ителә.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев