5 апрель 2016 яңалыклары
-
Атна азагына 16 градуска кадәр җылыта
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна азагына һава температурасы сизелерлек югары күтәреләчәк. Ял көннәренә республикада 16 градус җылы булуы көтелә. Чамадан тыш җылылык башта Мәскәү халкын сөендерәчәк, дип фараз кылына - анда 21 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар. Дөрес, көннәр җылы булса да, һава...
-
Фаҗигале төстә ике кешенең гомере өзелгән
Әлеге хәл 3 апрельдә Азнакай районы Сарлы авылы тирәсендә була. Ык елгасы аша салынган күпер аша чыкканда ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат елга култыгына егыла. Бу хакта Бердәм коткару хезмәте хәбәр ителә. Ачыкланганча, су күтәрелү сәбәпле, арбаны су агымы юдыра башлый. Ат куркып чабып киткән, дип тә әйтелә....
-
ЕГАИС ялган аракыдан саклый
Ялган аракыга көрәш максатында узган елның октябрендә Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кертү буенча пилот проект старт алган иде. Ул спиртлы эчемлекләрне сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган алкоголь продукциясен ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар быелның 1 гыйнварында республикада кулланыла башлады. Ягъни, барлык кибетләр һәм...
-
Эш бирүчеләр игътибарына!
Мәшгульлек үзәге эшсез инвалидларны, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны, күп балалы әти-әниләрне эшкә урнаштыру программасында катнашырга теләүче эш бирүчеләрдән заявкалар кабул итү башлануын игълан итә. Әлеге программада яңа эш урынын булдыру яки булган эш урынын җиһазландыру өчен кирәкле җиһазлар алуга чыгымнарны өлешчә кайтару каралган. Эш бирүчегә эш урынын җиһазландыруга тотылган чыгымнарны...
-
Кукмарада “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үтте
Зур Кукмара урта мәктәбе һәм "Ялкын" яшүсмерләр клубында районкүләм "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары үтте. Анда районның 20 мәктәбеннән 23 команда катнашты. Кечкенәләр төркемендә беренчелекне Кукмара беренче гимназиясе алды. Икенче-өченче урыннарны Чарлы һәм Зур Сәрдек гимназиясе командалары бүлеште. Зурлар төркемендә шулай ук беренче урында Кукмара беренче гимназиясе укучылары. Икенчене - Манзарас, өченче...
-
Кукмара гимназиясе укучылары Татарстан Дәүләт Советында узган конференциядән диплом һәм көмеш беләзек белән кайтты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге конференция"се булды. Әлеге бәйгедә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ндә шөгыльләнүче "Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия"нең 5 сыйныф укучысы Салямова Алинә 1нче, 10 нчы сыйныф укучысы Халилова Алсу (җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Г.Ш.) 3нче урынга лаек булды. Алар ТР...