Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадерле ядкәрләр (фотолар)

Күршедә генә яшәүче Рашидә апабызны яратып һәм үз итеп "архив" дип йөртәбез. Ник дигәндә, аның кечкенә генә шәхси музеенда совет чорындагы открытка, чыршы уенчыклары, төрледән-төрле сувенирлар, матур әдәбият китапларыннан тыш, 1947, 1948 елгы стена календарьләре, 1896 елгы әбисенең калфагына кадәр бар. Ә инде иң кадерле ядкәрләр исә, әлбәттә, әти-әнисенең фронттан...

Күршедә генә яшәүче Рашидә апабызны яратып һәм үз итеп "архив" дип йөртәбез. Ник дигәндә, аның кечкенә генә шәхси музеенда совет чорындагы открытка, чыршы уенчыклары, төрледән-төрле сувенирлар, матур әдәбият китапларыннан тыш, 1947, 1948 елгы стена календарьләре, 1896 елгы әбисенең калфагына кадәр бар. Ә инде иң кадерле ядкәрләр исә, әлбәттә, әти-әнисенең фронттан алып кайткан шәхси киемнәре, котелок, калак, каләм, әбисенә килгән өчпочмаклы солдат хаты, орден-медальләр һәм 1941 елгы календарьнең 30 июнь көне бите.

Рашидә ханымның әти-әнисе Зиннур белән Ләйлә икесе дә Каенсар авылыннан. Фронтка киткәндә әле аларга 17 яшь тә тулмаган була. Сугышка кадәр үзенең барлык туганнарын югалтып (апалары скарлатинадан тернәкләнеп китә алмыйча үлә, абыйсы фаҗигале төстә һәлак була. - авт.), берьялгызы калган Ләйлә, нәрсә булса шул булыр дип, үзе теләп армиягә китәргә карар кыла. Хәрби комиссариатта, әлбәттә, иң элек сау-таза ир-егетләрне кабул итәләр. Буе кечкенә булган кызга инде нишләргә, тикшерүне ничек узарга? Озак уйлап тормый, аяк очларына басып булса да, сынауны уңышлы гына үтә ул. Батыр йөрәкле, тәвәккәл Ләйлә беренче Белоруссия фронтының зенитчы-пулеметчылар полкында хезмәт итә. Бер зениткага җидешәр кеше билгеләнә. Солдатлар бик күп дошман самолетларын юк итәләр, хезмәттәшләренең дә күбесе яу кырында ятып кала шул... "Әгерҗедән егет-кызлар бик күп иде. Әмма минем иң якын дустым Ленинградтан Мария Концевич булды. Без аның белән кечкенә генә бер телем икмәкне дә бүлешеп ашый, бер-беребезгә һәрчак ярдәм итә идек", - дип сөйли торган була ул. Ләйлә Исмәгыйлеваның зенитчылар белән бергә төшкән фоторәсеме дә - кызы өчен кадерле истәлек.

-Сугыш тәмамланып, Рейхстагка Җиңү байрагы эленгәннән соң, әни исән-имин туган ягына кайта ала. Әмма күпме генә вакыт узса, тыныч тормышта яшәсәк тә, яуда күргән авырлыкларны, андагы мәхшәрне ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр хәтереннән сызып ата алмады, - ди Рашидә апа. - "Ядрә кыйпылчыгы тиеп кан эчендә ыңгырашып ятучы солдатлар күз алдымнан китми", - дип сөйли, дусты Марияны бик еш сагынып искә ала иде. Ленинград белән Кукмара арасында күп еллар ялкынлы хатлар йөрде. Алга таба хат язышуны мин дәвам иттем. Мария апаның үлеме хакындагы хәбәрне кызлары Надежда белән Людмила ирештерде. Ул вакытта әнием исән-сау иде әле. Әлеге хәбәрне ул күңеленә бик авыр кабул итте. Хәзер дә: "Исәнме, минем кадерле, якын дустым", - дип башланган хат юлларын укыганда, фоторәсемнәрне караганда яшьлекләрен сугыш урлаган солдатларны кызганудан йөрәгем телгәләнә, әнием күз алдына килеп баса.

Рашидә Исмәгыйлеваның әтисе Зиннурга исә санитар да, элемтәче дә булып хезмәт итәргә, Ленинград блокадасын өзү өчен барган каты сугышларда катнашырга туры килә. Аның сугышчан бүләкләре арасында "Бик яхшы пулеметчы" билгесе дә бар.

-Әтинең: "Җилкәгә штыклы мылтык, тимерчыбык чорналган зур агач кәтүк асып, бер җирдән икенче урынга күченү аеруча авыр була торган иде. Юл буйлап өстерәлеп баручы чыбыклар һич кенә дә дошман кулына эләгергә тиеш түгел. Шуның өчен билгеле бер ара барган саен кәтүкне куеп торып, чыбыкларны җыя идем", - дип сөйләгәнен хәтерлим, - ди Рашидә ханым. - Яралы солдатларны үлем тырнагыннан алып калу, сыкрау-сызлануларын бераз булса да киметү өчен шактый тир түгәргә туры килә аларга. Хәзерге шикелле көчле дарулар да, кырдагы госпитальләрдә тиешле мөмкинлекләр дә юк вакыт бит. Ә инде әтием хезмәт иткән төркем дошман чолганышында калганнан соң, аннан нибары өч солдат кына котыла ала. Атышлар тукталып торганда үлгән солдатларның коралларын җыеп йөрүче бер сугышчы мәетләр арасыннан әтине танып ала, йөрәк тибешен капшап карап: "Исмәгыйлев бит бу, ул - исән", - дип иптәшләренә кычкыра. Ул вакытта инде Каенсарда яшәүче әбигә улының хәбәрсез югалуы хакында кайгы кәгазе юлланган була. Биш айдан соң авылга икенче бер хат килеп төшә. Әбием кемдер шаярта дип уйлый, ышанмый. Анда мондый юллар язылган була: "Исәнмесез, кадерле әти-әни. Сезнең улыгыз Зиннур Исмәгыйлев 6 апрельдә, көндезге сәгать унбердә дошман пулясы тиеп бик каты яралана. Ядрә кыйпылчыгы аның муенын, сул як гәүдәсен, уң кулын яралый. Ул самолет белән Мәскәүгә җибәрелде. 1944 елның 12 августы". Хәле бераз яхшыргач, әти якыннарына Ленинград госпиталендә төшкән фотоны юллый. Әтинең кызылармеец кенәгәсен, "Фронтовик" значогы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнарын, "Германиядәге җиңү өчен", "Бөек Ватан сугышында батырлык өчен", "Георгий Жуков", "Бик яхшы пулеметчы", "Ленинградны саклаган өчен" медальләрен бүген дә күз карасыдай кадерләп саклыйм.

Ләйлә һәм Зиннур Исмәгыйлевлар 1947 елда гаилә корып, бик матур гомер кичерәләр, ике ул, бер кыз үстерәләр, аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә ветераннарның икесе дә инде арабызда юк. Әмма аларның сугышчан батырлыклары балаларының, оныкларының хәтерендә саклана. "Казанда яшәүче улым Рамил гаиләсе белән быел 9 май көнне оештырылган "Үлемсез полк" акциясендә дә катнашты, - ди Рашидә ханым. - Анда оныкларым әби белән бабайларының фоторәсемнәрен тотып чыктылар. Гаилә тарихын белү, саклауда мондый чараларның әһәмияте зур".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев