Район башлыгы Сергей Димитриев белән турыдан-туры элемтә
Хөрмәтле райондашлар! Май аенда газета укучылар белән туры элемтә оештырылган иде. Аның барышында район башлыгына бик күп сораулар, фикер-тәкъдимнәр җиткерелде. Аларның барысы да район җитәкчелегенә тапшырылды, ә аннан үз чиратында җаваплы оешмаларга юлланды. Түбәндә сорауларны тәкъдим итәбез. Ә җавапларны "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз. -Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм Сергей Димитриевич!...
Хөрмәтле райондашлар! Май аенда газета укучылар белән туры элемтә оештырылган иде. Аның барышында район башлыгына бик күп сораулар, фикер-тәкъдимнәр җиткерелде. Аларның барысы да район җитәкчелегенә тапшырылды, ә аннан үз чиратында җаваплы оешмаларга юлланды. Түбәндә сорауларны тәкъдим итәбез. Ә җавапларны "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
-Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм Сергей Димитриевич!
Сөенечебезне уртаклашып, борчылуыбызны ишеттерәсебез килеп шалтыратабыз. Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчелеге безне үз канаты астына алганга сөенеп бетә алмыйбыз Тырыш фермасы бетсә, авыл яшәүдән туктап калыр инде дигән куркуларыбыз юкка чыкты. Вахитов исемендәге хуҗалыкка кереп, апрель аенда 20 көн эшләдек. 30 апрельдә беренче хезмәт хакыбызны алдык. Бер җирдән бернинди акча кермәгәч, нәкъ менә минем гаиләм өчен берьюлы шуның кадәр акча алу зур сөенеч булды. Эшлисе килү теләге бермә-бер артты. Сменалап эшләүгә күчү дә безнең өчен уңайлы булды. Гомер буе тәртип күрмәгән Тырыш фермасы тәртипкә кереп бара. Беренче көннән үк җитәкчелек әйтеп куйды: "Урлашу дигән нәрсәне онытыгыз. Ферма - сезнең икенче гаиләгез. Уртак булган үз гаиләгездән урлап, качырып ашау - начар нәрсә. Зыян китерсәгез дә үзегез өчен, бергә-бергә уртак тел табып, матур итеп эшләвебез дә үзегез өчен".
Гомер буе шушы фермада эшләдем һәм хәзер дә эшлим. Эшләү дәверендә төрле җитәкчеләрне күрдем. Әмма Нәфыйк Хөсәенов кебек каты куллы, гадел, халык өчен тырышып эшләүче җитәкчеләр белән эшләү насыйп булмады. Бездәге халыктан күңеле кайтмыйча, аңа исән-сау эшләргә язсын.
Сергей Димитриевич, сезгә Тырыш фермасы эшчеләре исеменнән бер үтенечебез бар. Үләт базына барып, үлгән бозауларны фотога төшереп, прокуратурага җибәргәннәр, дип ишеттек. Ул кеше үзе эшләгән көннәрдә үлгән бозауларны башкалар өстенә аударып, нәрсә отарга җыена икән?
Хөрмәтле Сергей Димитриевич!
Район прокуратурасы ак белән караны бутамасын иде.
Ферма эшчеләре
***
-Мин Сезгә авылның барлык халкы исеменнән мөрәҗәгать итәм: Урта Комардан Югары Комарга кадәр өч чакрым арада бөтенләй юл юк. Элеккеге район башлыкларының яңа юл салу турында вәгъдәләре үтәлмәде. Бәлки районның яңа башлыгы безгә ярдәм итәр. Халык саны 300дән артык, аларда 100 җиңел машина бар, барысы да интегә. Балалар да мәктәпкә пычрак ерып йөри. Товар китерүчеләр дә кибетләргә барып җитә алмый. Без бит салымнарны вакытында түлибез. Һич югы зур чокырларга вак таш салынсын иде.
Анатолий Ишматов, Югары Комар авылы
***
-Без 1995 елдан бирле Манзарасның Солнечная урамында яшибез. Инде менә 20 ел җәй көннәрендә сусызлыктан интегәбез. Кая гына мөрәҗәгать итеп карамадык, файдасы юк.
Урам халкы исеменнән Рафаэль Мәхмүтов
***
-Мин пенсионер, Аллага шөкер, яхшы яшим, яшьләр өчен борчылып шалтыратам. Районда эш юк, биржага да бастырмыйлар, статистика бозыла дип әйтәләр, ди. Читтән, Иске Пенәгәрдән, Нократ Аланыннан килеп эшләүчеләр бар, ә үзебезнекеләр эшсезлектән тилмерә. Районда яшьләр өчен нинди эш урыннары булдыру каралган?
Зоя Лашманова, Кукмара, Таҗи Гыйззәт урамы,
***
- Безнең авыл автобусын ник туктаттылар икән? Мәктәп автобусы туктаганнан бирле балалар шул маршрут белән укырга йөриләр иде. Ә мәктәп автобусын төзәтергә акча юк диләр бит.
Фәйрүзә Сапарова, Аман Оштырма авылы
***
-Безнең бөтен авылга бер кое, шуны төзекләндерергә ярдәм итмәсләрме икән?
Түбән Өскебаш авылы халкы
***
- Югары Чура, Поршур, Түбән Чура авыллары арасындагы юллар кайчан төзекләндерелер икән?
Алена Никитина, Түбән Чура авылы
***
-Мин, инвалид буларак, 1984 елда фатир өчен гомуми чиратка баскан идем. Аннан ул чират бетте. Ә 1994 елдан торак шартларын яхшырту буенча чиратка бастым. Узган ел яңадан документларны бирдем. Соравым шул: быел ничәнче елда фатирга чиратка баскан кешеләргә бирелде икән әлеге акча? Чират бер дә бармый бит.
Фәридә Ишмукова, Кукмара, Ломоносов урамы
***
-20 ел яшибез, 20 ел сусыз утырабыз. Көндез түгел, төнлә дә килми су. Бәрәңге бакчасына агызалар диләр, 1 майда беркем дә бәрәңгегә агызмый бит. Инде хәзердән үк су юк.
Закирова, Манзарас, Лобачевский урамы, 7 йорт
***
-Зур Кукмараның Западная, Школьная, Һади Такташ һәм тагын алар арасындагы ике урам сусызлыктан тилмерә. Дөрес, трасса аша су үтә, әмма ул безгә килеп җиткәнче аның суы калмый. Без һәр җәйдә сусыз. Быел суыгыз булачак, дигәннәр иде, әмма әле эшкә керешүче юк. Бар өметебез сездә.
Авыл халкы
***
-Көз көне Кукмарада бик матур итеп ярминкәләр оештырыла. 2014 елда ярминкә поселок үзәгендә, ял көне үтә иде. Хәзер дә шимбә түгел, ә ял көне оештырып булмас микән?
Зөлфия Мингалиева, Кукмара
***
-Безнең авыл уртасында ничә еллар авыл халкына хезмәт иткән, һәркем өчен уңайлы урында урнашкан авыл Советы бинасы бар иде. Анда авыл Советы да, почта да, участок полициясе һәм башка халык өчен кирәкле тармаклар эшләде. Авыл кешесе иртә таңнан кичкә кадәр үзенең гозере белән аннан өзелеп тормады. Менә шул бинаны аерым эшмәкәргә сатып, авыл халкын ике кулсыз калдырдылар. Бу оешмаларны әллә кайда басу уртасындагы клуб бинасына күчерделәр. Бик уңайсызлык тудырды халыкка. Шундый бай тормышлы авыл өчен бик кирәкле шул оешмаларны үз урынында торгызу урынлы булыр иде бит.
Без, Олыяз авылы халкы, сезгә - район башлыгына мөрәҗәгать итәбез. Сезнең зур эшләрне башкарып чыгарга көчегез җиткәнлегенә ышандык инде, авыл кешесе өчен хезмәт итәргә тиешле бинаны да үз урынына кайтарып, аерым бер кеше файдасы өчен түгел, бөтен халык өчен хезмәт итәрлек итеп төзәтүегезгә өметләнәбез. Халыкның үз байлыгын үзе файдалана алуына тагын бер зур мисал булыр иде бу. Кирәк дип табылса, имзалар да җыярбыз.
Сезгә эшегездә уңышлар, тормышыгызда шатлыклар, гаилә бәхете телибез.
Олыяз авылы халкы
***
-Юллар проблемасын әйтеп шалтыратам. Үзкертем акчасын бирмибез дип торалар, чөнки үткән ел бернинди файдасы булмады, балчык китереп ташлап, юл тагын да начарланды. Безне юл төзү программасына кертсеннәр иде.
Халык исеменнән Роза Шайфетдинова, җирле депутат, Поч. Сутер авылы
(дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев