Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Батып үлгән үсмер мәете табылган

Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул...

Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул ук көнне башлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 21 хезмәткәре һәм 1 берәмлек техника җәлеп ителә. Эзләүгә волонтерлар да кушыла.
"Бүген, 22 июньдә иртәнге 3.22дә, волонтерлар суга баткан үсмер гәүдәсен табып, ярга алып чыга. Мәет агым буенча түбән таба 2,5 чакрым тирәсе китеп калыккан һәм судагы агач ботагына эләккән булган", - дип ачыклык керттеләр республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосында.
Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев